Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Хезмәт десанты» Салавыч Сәрдегәне авылында…

Ул район үзәгеннән 12 чакрым төньяк-көнчыгышта урнашкан, Салавыч авыл җирлегенә керә. Авылга 18 йөзнең башында Яңгул кешеләре нигез салган.

Алар килеп төпләнгән урын урман арасында сәрдә үләне каплаган аланлык булган - авылның исеме дә әнә шуннан. Сәрдегән оста тимерчеләре, җиз эше осталары белән дә билгеле булган. Бертуган Гафетдин, Фәхретдин, Ш,әмсетдин Бәдретдиновлар шундыйлардан.
Авылда зур сәүдәгәрләр, эшмәкәрләр булмаган. Кечкенә мәчет эшләгән. 1919-1932 елларда үзе аерым авыл Советы булып торган. 1924 елда совет мәктәбе эшли башлый. Биредә белемгә, укырга омтылучан халык яши. Харис Әшрәфҗанов, Дамир һәм Газинур Салиховлар, Рәхимҗан Сабирҗанов, Фәтхетдин Баһаветдинов, Җәүһәрия Хәйретдинова, Гарифҗан Хәкимов, Вәгыйз Баһаветдинов шундыйлардан.
Бөек Ватан сугышына 78 егет китә. Сугыш алды, сугыш һәм аннан соңгы еллар авыл тарихына караңгы еллар булып язылган. Бик күп гаиләләр авылдан чыгып киткән. Шундый гаиләләрнең берсеннән еллар үткәч Ерак Сахалин өлкәсенең губернаторы дәрәҗәсенә күтәрелгән Игорь (Ильяс) Фәрхетдинов үсеп чыккан.

Авылда 76 хуҗалык, якынча 270 кеше.

18 яшькә кадәр 54 бала бар, шуның 24 - бакча, 12 мәктәп баласы.

1925 - 1932 елгы 17 өлкән кеше бар.

Шәхси хуҗалыкларда 69 сыер, алар арасында дүрт сыерлы - 1, өч сыерлы 4 хуҗалык бар.

Иң өлкән кеше - Бибиниса Закирова, 1925 елның 31 мартында туган.

Иң яшь кеше - Раян Зыятдинов, 2014 елның 23 сентябрендә туган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250