Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җиӊү таӊын күз күрмәгән, колак ишетмәгән Кенисберг шәһәрендә каршыладык (+фото)

1941нче елны Нурҗиһан апаны Кайбыч районында окоп казуга алалар. Бер елдан соң ул инде аяусыз сугыш кырында яралы солдатларга беренче ярдәм күрсәтә. СССР чикләреннән дошманны бәреп чыгаргач, Белорусия, Польша, Германия урманнарында хәрәкәт итүче кыр госпиталендә яралы солдатларны дәвалый.

Бөрбаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нурҗиһан Хөснетдиновага бүген Татарстан Президентыныӊ котлавын һәм Республикадан, районнан әзерләнгән бүләкләрне тапшырдылар. Ветеран янына муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, районныӊ хәрби комиссары Васыйл Вәлиев, район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин һәм башка җаваплы кешеләр килде.

Нурҗиһан Хөснетдинова Бөрбаш авылында туа, шунда үсә, хәзер дә шунда гомер кичерә. 1941нче елны Нурҗиһан апаны Кайбыч районында окоп казуга алалар. Бер елдан соң ул инде аяусыз сугыш кырында яралы солдатларга беренче ярдәм күрсәтә. СССР чикләреннән дошманны бәреп чыгаргач, Белорусия, Польша, Германия урманнарында хәрәкәт итүче кыр госпиталендә яралы солдатларны дәвалый. Җиӊү таӊын күз күрмәгән, колак ишетмәгән Кенисберг шәһәрендә каршыладык, ди ветеран.

Күкрәген орден-медальләр бизәүче, күңел көрлеге, камил акылы белән күпләрне сокландырырлык Нурҗиһан Хөснетдинованың балалар-оныклар игелендә яшәп яткан мәле һәм ул шулай озак дәвам итсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветераннар