Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшь инспекторлар кагыйдәләр сагында

6 мартта ЮИД отряды оешуга 50 ел булды.

Районыбыз мәктәпләрендә белем алучы 237 бала әлеге отрядның әгъзасы булып тора. Алар юл йөрү кагыйдәләрен үзләре өчен генә өйрәнеп калмыйча, төрле чараларда катнашып, шоферларга да, яшьтәшләренә дә, үзләреннән кечкенә булган малай-кызларга да кагыйдәләрне искәртеп, кызыклы да, файдалы да рейдлар, очрашулар үткәреп торалар. Ярты гасырлык юбилейлары уңаеннан Балтач гимназиясе һәм Балтач мәктәбеннән йөзгә якын бала район мәдәният үзәге каршында флешмоб үткәрделәр һәм шоферларга төрле буклетлар өләштеләр. Үз эшләренә карата укучылар нинди фикердә? ЮИД отрядында булу аларга нинди файда китерә? Бүген алар бу сорауларга үзләре җавап бирәләр.

Диләрә Гыймадиева, Балтач урта мәктәбенең 8 б сыйныфы укучысы: «Яшь инспекторлар хәрәкәте отряды – ул юл-транспорт травматизмын профилактикалау эшен оештыруда ярдәм итүче, үз мәктәп укучылары арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалаучы укучыларның иҗади берләшмәсе. Безнең мәктәптә ЮИД «Светофор» отряды һәм түгәрәге эшләп килә. Мин әлеге отрядка инде өченче ел йөрим. ЮИД хәрәкәте белән «яшәүче» кешеләр – иң якты, ачык укучылар, алар эшләргә һәм үсәргә әзер. Өстәвенә, алар иҗади яктан гына түгел, интеллектуаль яктан да үсеш алган. Команданың бер өлеше булуымда педагог-оештыручы, отрядның җитәкчесе Алия Ибраһимова аерым роль уйнады. Ул һәрдаим безгә ярдәм итеп тора, киңәшләрен бирә. Без команда белән бергә кызыклы уеннар, сөйләшүләр оештырабыз. Балалар бакчасында төрле чаралар, театр күренешләре эшлибез, башлангыч сыйныф укучылары алдында чыгышлар ясыйбыз. Төрле семинар, чараларда, конкурсларда катнашабыз.

Минемчә, ЮИД отрядында булу яңа дуслар табарга ярдәм итә, шәхси үсеш, үз-үзеңне яхшырту һәм иҗади үсү өчен мөмкинлекләр ача».

Риназ Шиһабетдинов, Норма урта мәктәбенең 6 б сыйныфы укучысы: «Мин мәктәбебездәге «Радар» ЮИД отрядында 4 ел инде бик яратып эшлим һәм күп чараларны да без үзебез башлап йөрибез. Отрядка килүемнең сәбәбе белән дә таныштырып үтәсем килә. 3 сыйныфта укыганда мине «Иминлек тәгәрмәче» конкурсында катнашу өчен сайлап алдылар. Конкурста катнашып. алдынгы урыннар алдык. Шул вакыттан юл йөрү кагыйдәләрен ныклап өйрәнә башладым. Бу отрядта эшләү миңа бик ошый, конкурслар, дәресләр, викториналар, ярышлар үткәрәбез, рейдларга чыгабыз, радиотапшырулар әзерлибез, юл йөрү иминлеген сакларга чакырабыз. Әйбәт бит, юл йөрү кагыйдәләрен үзең дә беләсең, башкаларга да өйрәтәсең. Бу отрядта алган күнекмәләребез киләчәк һөнәребез белән бәйле булмаса да, без киләчәктә автомобиль йөртүчеләр булабыз, димәк, мин оттырмыйм».

Зарифа Махмутходжаева, Балтач гимназиясенең 7 б сыйныфы укучысы: «ЮИД отрядындагы эшчәнлегебез  юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү, районда яшәүчеләргә шул кагыйдәләрне искәртүне үз эченә ала. «Ерактан балкып тор!», «Җәяүле», «Бала – төп пассажир», «Игътибар – балалар!», «Балаларның киләчәге сезнең кулларда», «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бел!» кебек акцияләрне актив рәвештә үткәреп торабыз. Шулай ук «Юл транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр көне»н һәм «Җәяүлеләргә багышлау» чараларыннан да читтә калмыйбыз. «ЮИД тавышы», «ЮИДның иң яхшы отряды», «Иминлек тәгәрмәче», юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча олимпиадаларда катнашабыз. Агитбригада белән балалар бакчаларына барабыз. Әлеге отрядка өч ел йөрү дәверендә мин үзебезнең отрядны һәм анда башкара торган эшләребезне бик яратып өлгердем һәм болар өчен педагог-оештыручы Равилә Шәриповага рәхмәтемне белдерәм».

Альбина Гаптелхәева, Салавыч лицееның 6 сыйныф укучысы: «Мин   ЮИД отрядына 2 сыйныфтан бирле йөрим. Әлеге отрядта иң беренче чиратта без юл йөрү кагыйдәләрен өйрәндек, хәзер инде кагыйдәләрне башлангыч сыйныф укучыларына, балалар бакчасына йөрүче малайлар һәм кызларга өйрәтәбез. Моннан тыш без ДАИ хезмәткәрләре белән төрле акцияләрдә катнашабыз. Әти-әниләргә, авылда яшәүче өлкәннәргә юлда саклык чараларын аңлатабыз.

Үзебезнең отрядның эшчәнлеген мин бик кирәк дип саныйм, чөнки бүгенге көндә транспортлар бик күп һәм юл һәлакәтләре булып тора. Юлларда кешеләрнең гомерләрен саклап калуда үз өлешебезне кертәбез.

Бу отрядка йөрүче иң оста укучылар ел саен «Иминлек тәгәрмәче» конкурсында катнаша. Мин инде анда дүрт тапкыр катнаштым. Әлеге конкурста юл йөрү кагыйдәләрен генә түгел, беренче ярдәм күрсәтү, велосипедта фигуралы йөрү, агитбригада, медицина сорауларына җавап бирү кебек ярышлар да бар. Анда катнашу өчен зур осталык һәм сабырлык сорала.

Киләчәктә мин машина йөртү хокукы алырга җыенам һәм шушы отрядта алган күнекмәләрем  ярдәм итәр дип тә ышанам. Киләчәк һөнәрем буларак мин инструктор һөнәрен сайладым. Кешеләргә юл кагыйдәләрен өйрәтермен, аларга юлда сак йөрергә кирәклеген аңлатырмын. Минем иң зур теләгем – һәркем юлда исән-имин йөрсен һәм сау-сәламәт булсын иде».

Мәктәп укучыларының эшчәнлекләре янында балалар бакчасына йөрүчеләрнеке дә кимен куймый. Мәктәпкәчә балалар да юл йөрү кагыйдәләренең серләренә кече яшьтән үк төшенәләр. Аларның да фикерләре белән танышып үтик әле.

– Гыйнвар аенда юл-транспорт травматизмын кисәтүне көчәйтү уңаеннан «Ерактан балкып тор!» акциясе старт алды. Төп максат – җәяүлеләрнең иминлеген арттыру, аеруча балалар арасында юлда имин йөрү кагыйдәләрен пропагандалау, моңа киң җәмгыятьчелекне җәлеп итү. Бистәнең 1нче номерлы балалар бакчасы Балтач урта мәктәбенең яшь юл инспекторлары, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет оешмасы хезмәткәрләре белән берлектә даими очрашулар, акцияләр уздыра.Шундый очрашудан  соң балаларда нинди тәэсирләр калды икән? Бу турыда аларның үзләреннән сорыйк, – ди Гөлфинә Әкбирова.

Алисә Әскарова, мәктәпкә хәзерлек төркеме: «Ерактан балкып тор!» акциясенә  без өйдә әниләр белән юл йөрү кагыйдәләреннән чәчәкләр ясадык. Уртасына яктылык кайтаручы элемент та ябыштырдык. Инспектор абый белән автомобиль йөртүчеләрне туктатып, чәчәкләрне бирдек. Бу юлда йөрүчеләр кагыйдәләрне онытмасын, бозмасын өчен, юлда игътибарлы булырга кирәклекне ассызыклап эшләнде! Без «Юл хәрәкәте иминлеге» хезмәткәрләре белән еш очрашабыз. Лилия апа Һадиева килсә, сөенәбез.Чөнки ул бүләкләр алып килә, бәйрәм ясый.

Арсен Фролов, мәктәпкә хәзерлек төркеме: «Мондый чарада катнашу бик кызыклы булды. Без инде беләбез, балалар машинада махсус автокреслода йөрергә тиеш, зурларга иминлек каешын эләктерү зарур, әле җәяүлеләргә караңгыда яктылык кайтаручы элементлар тагарга кирәк. Минем курткамда, рюкзагымда, аяк киемемдә дә бар алар. Башка балаларда да бар. Сез дә тагыгыз!».

Бистәнең бишенче номерлы балалар бакчасы балалары да юл хәрәкәтенә бәйле чараларда актив катнашып киләләр.

Ясминә Шәйхетдинова: «Безнең бакчага ЮИД отряды – гимназия укучылары килделәр. Алар безгә юл куркынычсызлыгы кайгыйдәләре буенча файдалы уеннар уйнаттылар, пазллар төзедек. Абый-апалар безгә уеннар уйнаганда булыштылар, белмәгән кагыйдәләрне әйтеп җибәрделәр.

Кәрим Бәдегиев: «ЮИД отряды укучылары кызыклы уеннар, файдалы бүләкләр әзерләп, безгә гел киләләр. Әле дусларыбыз белән самокатта, велосипедта йөрү кагыйдәләрен, дөрес итеп җәяүлеләр юлыннан чыгарга өйрәндек. Алар, без әнием белән машинада килеп туктагач, төрле буклетлар, файдалы бүләкләр – яктылык кайтаргыч элементлар да бирәләр. Бүләкләр алу рәхәт, алар кагыйдәләрне үтәп йөрергә кирәклекне гел искә төшереп торалар».

Салих Вәлиев: «Мин быел гимназиягә укырга керәм. ЮИД отрядына минем дә йөрисем килә. Анда йөрүче абыйлар кебек буласым һәм үзебезнең бакчага килеп, минем дә кечкенә балаларны юл кагыйдәләренә өйрәтәсем килә. Шуңа мин аларны гел игътибар белән тыңлыйм, алган күнекмәләремне юлда йөргәндә үтим һәм яшьтәшләремне дә шуңа чакырам»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юид