Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Игелек күреп яшәр хакы бар

Иске Салавычта яшәүче Мөхлис Хәбибуллинга 5нче октябрьдә 90 яшь тулды. Рәсәй Президентының Котлау хатын муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин үзе тапшырды.

Һәрвакыт хәрәкәттә булган Мөхлис абый кунакларны капка төбенә кадәр чыгып үзе каршы алды.
- Күр инде бу муллыкны, рәхәтлекне. Насыйп булгач менә миңа да 90 яшь тулды, - дип Мөхлис абый тормыш буразналары сырлаган кулы белән йөзен сыпырып куйды.
- Менә сез киләсен белгәч, альбомнарны барлап утырдым. Сезгә дә күрсәтим әле,- дип кунакларны залга дәште.
Кайсы фото кайчан төшерелгән, анда кемнәр сурәтләнгән, оныкларның исемнәре, кемнәр булып эшләве хакында тәфсилләп сөйләде. Бит очларына кунган елмаюны ара-тирә уйчан караш алыштырды. Уйланырсың да... Кай арада үткән бу гомер диген. Инде оныклар үсеп җитте. Оныкчыклар да күзгә күренә.


Мөхлис абый үзен тулысы белән хезмәткә багышлаган кеше. Кырчылык бригадиры, колхоз рәисе, механик, «ПМК»да мастер... Ул эшен җиренә җиткереп башкаручы хезмәткәр дә, нык куллы җитәкче дә булган. Колхоз өчен, туган авылы өчен тырышып хезмәт куйган Мөхлис абый гаилә тормышын да гөл итеп алып барган. Балаларын хезмәт аша тәрбияләп, кирәк чакта тәнкыйтьли, кирәк чакта мактый да белгән. Шуңа күрә һәр баласы әти-әни кадерен белеп үсте, тормышта үз юлларын табып, һәрберсе матур итеп гаилә корды. Бүген исә Мөхлис абый үз хезмәтенең татлы җимешләрен татып яши. Урыны һәрчак түрдә ветеранның. Балалары инде күптән үзләре әби-бабай булса да, киңәш-табышка иң беренче аңа киләләр.

- Мөхлис абый, сез сугыш дигән газраилдән дә исән кайткан кеше. Сугышчан юлыгыз белән дә таныштырып үтегез әле?
- Менә бу медальләр барысын да сөйли инде, - дип күкрәген бизәүче медальләрне күрсәтте ветеран. - Смоленск, Польша җирләрендә сугышкан өчен бирелгән медальләр, ә менә монысы белән Германия чигенә барып җиткәч бүләкләнгән идем, - дип сөйләп китте ул.

И-и, ул сугышны, сөйләп кенә бетерә торганмы соң?! Ниндидер бер очраклылык күп нәрсәне хәл итә дә куя. Иң мөһиме: шул дәһшәттән дә исән калып, әле Җиңү көненнән соң да ике ел хезмәт итеп туган ягына кайтып җитә Мөхлис. Әллә шул чакларда күргән михнәт-газаплары өчен шундый озын гомер бүләк ителгәнме үзенә? Якыннары янәшәсендә 90 яшьлек юбиляр булып бәхеттән балкып утырган көннәре.

Озак яшәүнең сере нидә, дип сорамакчы идем, Мөхлис абыйның үткән гомер юлы, яшәү рәвеше үзе үк моңа җавап ич инде, дип сорамадым. Үзе әйтмешли, андый уйларга аның вакыты юк. Көне балалары, оныклары янында үтә. Бер гасырга якын гомер юлы узган бабайлары янында булу алар өчен зур мәртәбә.

Рәсемдә: Бу тормышта үз урының белән
Син бердәнбер булып каласың!


Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рашит Насыйбуллин: «Мөхлис абый заманында колхоз өчен бик күп игелекле эшләр башкарган кеше. Коллективта ул корылыгы, эшне дөрес оештыруы, гаделлеге һәм гадилеге белән аерылып торган. Туган колхозының чын патриоты булган ул».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250