Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илһам Шакиров белән кызыксынып та карамаган туганнары аның фатирын бүләләр

Адашы Илһам һәм аның гаиләсенең җырчыга мөнәсәбәте ничек булса, җырчының да аларга мөнәсәбәте шундый ук яхшы иде

Илһам абыйның бакыйлыкка күчүен күңел һич кенә дә кабул итми, ул шулай булыр да инде. Мәрхүм соңгы юлга бик зурлап озатылды, җидесен, кырыгын хөкүмәт дәрәҗәсендә уздырдылар, исемен мәңгеләштерү, мирасын саклау, иҗатына һәрчак хәерхаһлы булып, киләчәктә халыкара югарылыкка күтәрергә кирәклеге хакында да сүз булды. Көнкүреш һәм матди хәлен яхшыртуда, сәламәтлеген ныгытуда кайгыртучанлыклары өчен республика җитәкчелегенә төрле матбугат битләрендә, экраннар аша да рәхмәт сүзләре әйтелде. Бөек шәхесебезне соңгы 20-25 елда карап-тәрбияләп торган Илһам Хаҗиевка, аның гаиләсенә дә рәхмәтне өеп-өеп җиткерделәр. “Аның шәхси тормышында ярый әле алар булды”, – дигән сүзләр еш әйтелде. Илһам Хаҗиев үзе исә: “Ходай шулай кушкандыр инде, – дигән фикердә. – Без танышканда абзыйның тормыштан бизеп бара торган, сәхнәдән дә җаны кайткан чоры иде”. Монда инде, әлбәттә, иң беренче чиратта ялгызлык, гаилә җылысының җитмәве, кайбер туганнарының да әллә ни исләре китмәве нык сиздерә. Илһам Хаҗиевның да проблемалырак, яшәү рәвешен үзгәртергә кирәклегенә бик нык төшенгән вакыты була. Менә шул чорда очраша алар. Хаҗиев Илһам: “Исәнме, абзый”, – дип кул суза, Шакиров Илһам: “Исән әле, энекәш”, – ди. “Егерме елда аның үзен генә калдырган көннәребез җыелса, җәмгысы егерме көнгә җыеладыр­, – дип искә ала хәзер Хаҗиев әфәнде. – Ул безнең гаилә әгъзасы иде инде. Кызларыма менә дигән бабай булды. Җитәкләшеп урамга да чыгып китәләр иде, елмаешып кайтып керәләр, аннан абзый нәкъ менә алар өчен “Чулпан”ны җырлый. Минем бер кызым Чулпан исемле. Бик матур яшәдек. Безнең аны бәхетле итәсебез килде һәм ул бәхетле булды. Әлбәттә, тормышка үз карашы, үз фикере булган кешегә ярап та бетеп булмыйдыр: шуңа да карау-тәрбияләү дә җиңелләрдән булмады. Илһам абзыебыз: “Менә бу стена кара дия икән, без дә әйе, әйе, кара, дип әйтергә тиеш идек. Көйсезләнгән чакларында: “Абзый, һич борчылма, барысы

да әйбәт булачак”, – дип юаттык”. Адашы Илһам һәм аның гаиләсенең җырчыга мөнәсәбәте ничек булса, җырчының да аларга мөнәсәбәте шундый ук яхшы иде. Илһам абыйның соңгы сулышына кадәр даими элемтәдә торган зыялыларыбыз да шундый фикердә. Әмма бу көннәрдә Илһам Хаҗиевның кәефе кырылган мәле. Илһам абзыйның кырыгын үткәрер алдыннан судка чакыру алган ул. Җырчының берничә туганы, төгәлрәге – бертуган апасы һәм аның балалары Илһам Шакиров яшәгән фатирга дәгъва кыла. “Туганыбызның авыру булуыннан файдаланды”. Чирек гасыр дәвамында җырчыга булышып яшәгән Илһам Хаҗиевка әнә шундый гаеп ташлана. Фатир исә Хаҗиевка җырчының вафатына нибары ярты ел кала, Альцгеймер чире бик нык көчәйгәч кенә төзелгән рента килешүе буенча күчкән. “Килешүне җырчы исеменнән опекун – дәүләт төзеде, ә ул чагында туганнары артист белән бөтенләй кызыксынмады”, – ди Илһам Хаҗиев. 11 нче мартка билгеләнгән якынча тыңлаулар ун-унбиш минуттан артмады, кемнең нинди фикердә булуы ачыкланмыйча да калынды, тагын бер атнадан суд эшен дәвам итәчәк. И-и дөнья… Илһам абыйга туган тиешлеләр моңарчы кайда булды икән? Әлбәттә, монда сүз барлык туганнары хакында да бармый. Туганнар да төрле була: Илһам энекәшне яклаучылары, рәхмәт әйтүчеләре дә җитәрлек. Социаль челтәрләрдәге хисләр дә шартлар дәрәҗәгә җитеп килә.

(Габделбәр Ризванов/“Ватаным Татарстан”, /№ 37, 15.03.2019/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җырчы