Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иманлы авыл

Сеңлем Гөлзада: «Бөрбашта яңа мәктәп төзи башладылар, искесен сүттеләр», дигәч миндә бу мәкаләне язу уе туды.

Моннан 41 ел элек институтны тәмамлагач, мине тарих укытучысы итеп, шушы авылга җибәрделәр. Суфия апа һәм Габделхак абый Исхаковлар, Наҗия апа Солтановалар җитәкчелегендә алган ике еллык педагогик чыныгу гомер буена җитте - укытучылык эшенең иң югары баскычларына менеп җитәргә дә ярдәм итте. Шуңа күрә, язмышыма рәхмәтле булып, бу авыл кешеләре белән әле дә горурланырга җай чыкканга сөенәм. Ике генә ел эшләсәм дә, беренче укучыларым мине онытмыйча хатлар язып, балаларыма бүләкләр җибәреп, очрашуларга чакырып тордылар.
Еш кайтырга туры килмәсә дә, кышын «иске мәктәп белән саубуллашырга кайтыгыз» дигән чакыру алгач, юлга кузгалдым. Укучыларым белән горурлану хисе чорнап алды мине. Чөнки барысы да «зур» кешеләр, җаваплы урыннарда эшләп, тормышны армый-талмый тартып баручы көчле шәхесләр булып өлгергәннәр. Мәктәпкә килеп кергәч тә үтә дә чисталык, пөхтәлек, ниндидер җылылык чорнап алды. Тактага язылган игелекле сүзләр, гөлләр, һәр нәрсәнең зәвык белән урнашуы - чын хуҗаның ныклы характеры турында сөйли. Ә бу хуҗа- Гүзәл Бариева, минем укучым! Минеке генә түгел, «безнең» укучыбыз, чөнки мин Кама Тамагына кияүгә киткәч, сыйныфымны сеңлем Гөлзада алды...
Биредә мәктәп директоры, мәчет имамы, авыл, хуҗалык җитәкчеләре бер сүздә булып, барлык эшләрне киңәшләшеп эшләүләре, бер-берсенең күзләренә карап та аңлашулары таң калдырды мине. ... Берничә ел элек авыл имамы Җәлил хәзрәтнең «мәктәпнең идәне бик тузган, ленолиум юнәтеп йөрим әле», дигән сүзләренә бераз аптырап караган идем. Очрашу вакытында «Президентка үзем кердем, кабул итте, яңа мәктәпкә фатыйха бирде», дигәч бу изге эшләрнең сәбәбен, авылның иманлы булуының сере нидә икәненә төшендем. Шушы тынгысыз җанлы шәхесләрнең каралып беткән мәңгелек дөньяны үзләренең бер мизгеллек гомерләре белән агартабыз дип, барысының да бер теләктә «яхшы, хәерле булсын!», дип йөрүләре миндә соклану һәм хөрмәт хисләре уятты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250