Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Инде сез дә исән калсагыз..." яки балтыр күренү модада

Аптырарлык түгел шул хәзер, күп кеше машинада йөри, автобуста гына җилдерә...

Безнең күрше әбисе бар иде. Мәрхүмә инде. Кышкы салкыннарда  кич чыкканда, эшкә барганда аяктагы  юп-юка, әмма искиткеч матур, биек үкчәле читекләргә, юка колготкиларга  шаккатып карар иде дә, "инде сез дә исән калсагыз... "дип сузып әйтеп куяр иде. Яшь чак бит, чирләрмен дип тә уйламыйсың... 

Быел язгы җылы көннәр якынлашканда шәрә балтырлы кызлар хәйран күренде. Аптыраш түгел. Мода тек мода. Кышкы салкыннарда кызларның чалбар белән оекбаш арасы күренеп йөри. Чөнки хәзер модада кыска як киемнәре, көн салкын булуга карамастан,  аз гына тән күренү дә  мода галәмәте.Күрше әби кебек аптыраучылар булыр иде дә, тик аптырарлык түгел шул хәзер, күп кеше машинада йөри, автобуста гына җилдерә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мода