Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске елны озатканда (сораштыру)

Рәкыйп Нәҗипов ("Кама" хуҗалыгы җитәкчесе): безнең өчен 2014нче ел уңышлы килде.

Үзебез планлаштырган уңышны җыеп ала алдык. Терлечелек тармагы да үсештә. Тиешле планнарны үтәп киләбез. Тырышып эшләдек, зарланырга сәбәп юк.
Булат Исрафилов (Тимирязев исемендәге җәмгыять җитәкчесе): Фәрит Илгизович Гыйрфанов Мөслим районының "Туган як" агрофирмасына генераль директор итеп билгеләнде, шул сәбәпле, мин күптән түгел генә бу постны җитәкли башладым.
Мөгаен, 2014нче ел шушы вакыйга белән исемдә калыр да инде. Елны тулысы белән алганда, ит-сөт җитештерүдә урта тирә күрсәткечләр белән канәгатьләнсәк, ә менә игенчелек ягыннан, бигрәк тә орлыкчылык өлкәсендә бу ел уңышлы булды, дип бәяләргә тәҗрибәле җирлек бар.
Рәфкать Нәҗипов ("Борнак" җәмгыяте): бу ел, мөгаен, хуҗалыгыбызда төзелеш елы булып кереп калыр: Борнакта терлекләргә 3 абзар салынды, реконструкция эшләре башкарылды, түбәләр алышынды. Бурычларыбызны үтәп, хезмәт хакларын биреп, пай җирләре өчен хуҗалыкларга ашлык өләшеп, Яңа елга тыныч күңел белән аяк басарга исәп.
Рәфкать Нигъмәтуллин (Норма авылы): авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе һәм Норма мәчетендә имам урынбасары буларак, "Бездән соң догачылар кем булыр?" дип борчыласыбыз юк - мәчеткә балалар, яшьләр күп килә. Яңалыгыбыз шул: быел беренче тапкыр 5-7 яшьлек балаар арсында әхлак дәресләре һәм дин сабаклары укыта башладык.
Гөлнур Фатыйхова (Иске Салавыч авылы): 6 яшьлек улыбыз Фәннурга быел игезәк сеңелкәшләр алып кайттык. Гөльяз белән Гөлназга 9ай булды, бик күңелле чаклары. Яңа елларны гаиләбез белән бергә каршыларга, балаларны авыртырмыйча, исән-сау үстерергә язсын.
Алсу Мөхәрләмова (Пыжмара авылы): 15 балабыз бер-бер артлы үсә тора. Инде менә 4се гаилә корып, үзләре үк әти-әни булырга өлгерде. 3оныгыбыз бар иде, менә шушы көннәрдә, Алла боерса, тагын берәү туарга тора. Бу ел гаиләбезнең ишәюе белән истәлекле булды.
Фото: http://news.rambler.ru/16616335/
Дәвамы бар
Җавапларны Ясминә Шәмсетдинова язып алды.
Двамы: Иске елны озатканда (двамы)
.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250