Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел

Илһам Шакиров, Хәния Фәрхи, Әлфия Авзаловаларның каберләре ни хәлдә?

Бабамның каберен чистартырга яңа татар зиратына барып кайттык. Бу арада күбәеп киткән шул каберләр. Белгән кешеләр күбәйгән. Зират аллеясыннан узганда Хәния Фәрхинең каберен күрү - әллә ничек, ышанасы да килми. 

Төп капкадан килеп кергәч тә, Илһам Шакировның кабере тора. Аны иң күренә торган җиргә куйганнар. Ясалма чәчәкләр, веноклар китереп өйгәннәр. Асларыннан иске чәчәкләрне генә алып ташламаганнар никтер. Илһам абыйның ташы әлегә юк. 

Зиратның уртасындарак - Тукай кабере янында - Әлфия Авзалованы җирләгәннәр.

Кабере бик мөшкел хәлдә күренә. Чардуганы фәләне дә юк. Кабер асфальтка чыгып торган сыман хис туа. Хәер, бәлки карлар эреп беткәч, матурлап таш белән чардуган куелыр. Шулай да кеше йөри торган юл янына ук салулары бик сәер булган.

Хәния Фәрхинең каберен зиратны урып чыккач күрдек. Матурлап, зур таш куйганнар. Гомумән, зират бик яхшы хәлдә, каралмаган каберләр әз, кайберләрен кышка дип каплап ук куйганнар.

15 апрель Тукайның үлгән көне иде, бөек шагыйребез каберенә чәчәкләр китерелгән. Аны да карап килдек. 26сы көнне дә, мөгаен, кеше килер әле. Килгән кеше барыбер башка каберләргә дә күз салмый калмый. Карлар инде эреп беткән диярлек, туганнар, таныш, якыннарыгыз булса, барып карап кайтырга вакыт. Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел дигән сүз бик дөрес.

Идел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш