Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Изге айда китте...

Мөселман дөньясы изге Рамазан аенда сөенеп яшәгәндә генә кадерлебез - тормыш иптәшем Әнәс Мөҗипов кисәк кенә мәңгелеккә арабыздан китеп барды.

Ул 1951нче елда Норма авылында туып-үсеп, армия сафларында хезмәт итеп, Ташкент каласында төпләнеп, тормыш корып җибәрә. 37 яшенә җиткәч, аның тормышында кискен үзгәрешләр була, ул бөтен барлыгы белән иман юлын сайлый. Торган җире рәхәт булса да, туган ягын сагыну, юксыну хисе аны туган туфрагына тарта. 1996нчы елның җәендә гаиләсе белән Нормага күченеп кайта. Туган авылында иман йорты булмау аны борчуга сала һәм ул үзалдына авылны мәчетле итү бурычын куя. Авыл картларын, яшьләрен бик оста итеп оештырып, мәчет төзү эшенә керешә. Кул эшенә оста булу сәбәпле, бик күп төзү эшләрен яшьләр белән бергә үзе башкара. Үзенең үрнәге, ипле сөйләве, эчтәлекле вәгазьләре белән бик күп авылдашларын - яшен-картын, бала-чагасын иман юлына бастыра. Авыл мәчете гөрләп эшли башлый. Мәчет каршында төзелгән мәдрәсәне оештыруда да хезмәте бик зур булды. Мәчет һәм мәдрәсәдә һәрвакыт төрледән-төрле очрашулар, укулар, балалар өчен җәйге лагерьләр оештыруда да үзе башлап йөрде. Һәрвакыт күңеле изгелектә булды, кешегә ярдәм итү, авыл халкын иманлы итү өчен янып-көеп яшәде. Гаиләбезнең «алтын баганасы» иде. Аның белән без бер ул һәм кыз үстердек. Шуларның игелеген күреп яшисе дә яшисе иде. Ләкин үлем беркемне дә аямый шул.
Кадерлебезне соңгы юлга озату бик авыр булды. Шул вакытта аның халык өчен кылган игелекләре турында сөйләп, күңелләребезне юаткан мөхтәрәм дин әһелләре Җәлил хәзрәткә, Басыйр, Рамил, Илшат, Алмаз хәзрәтләргә, аны олылап, хөрмәт итеп килгән туганнарга, якыннарга, күршеләргә, дусларга, сыйныфташларына, райондашларга, авылдашларга, төн саклаучы апаларга матди һәм материаль ярдәм күрсәткән, азга гына булса да кайгыбызны җиңеләйткән Норма, Кариле мәчетләре әһелләренә чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез. Барыгызга да тигезлектә, тынычлыкта, кайгы-хәсрәтсез яшәргә Ходай насыйп итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250