Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Изге күңелле әнием

Бу дөньяда яхшылык эшләргә яратучы кешеләр бик күп. Алар әнә шуннан, кемгәдер ярдәм итүдән көч-куәтне ала. Минем әнием Сәвия Шәрифулла кызы да нәкъ шундыйлардан.

Хәл белим дип килсәң, телефон янында кемнеңдер мәшәкатен чишеп утырган чагы аның. Шул арада ишек шакыйлар. Гозер белән килүчене бик тиз аңлап ала, күз яшьләре белән килүчене тынычландыра. Авылда гына түгел, районда яшәүчеләргә дә укырга керергә, тору урыны табарга, авыруларны хаста-ханәгә урнаштырырга дисеңме - барысын да ярдәм итә.
Бүгенге көндә безнең дә терәгебез, таянычыбыз, киңәшчебез ул. 4 кыз, 1 ул үстергән әниебез белән без бик горурланабыз. Абыебыз Фәнис, киленебез Миләүшә тәрбиясендә матур гомер кичерә әниебез. Еш авырып торса да, намазын да укый, чакырган очрашулардан да калмый, сәхнәләрдә авылдашлары өчен матур җырларын да бүләк итә. Авыл җыенында үзе яшәгән урамга бертавыштан урам старостасы итеп тә сайладылар.
Мин әниемне бик бәхетле дип саныйм. Туган авылыннан читкә китмичә, беренче мәхәббәте - әтиебез белән гомер кичерде. Озак еллар фермада терлекләр карады, сыер сауды. Эш авыр дип бервакытта да зарланмады, хәзер дә эшләгән елларын, хезмәттәшләрен сагынып искә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250