Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кадер-хөрмәттә яшәгәнемә мең шөкер, ди Аланда яшәүче Рашида Корбанова

Аланда яшәүче Рашида Корбанова шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Төп нигезгә балалар, онык-оныкчыклар, якын туганнар, кода-кодагыйлар җыелды. Район җитәкчелеге дә әлеге күркәм бәйрәмнән читтә калмады. Рәсәй Президентының Котлау хатын һәм район башлыгы Рамил Нотфуллинның истәлек бүләген аның урынбасары Наил Сабирҗанов белән «Наз» үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева тапшырды. Рашида апаны шулай ук Бөрбаш җәмгыяте һәм җирле үзидарә исеменнән дә ихластан тәбрикләделәр.
Ире Галимҗан белән биш балага гомер бүләк итеп, бүген 12 онык һәм 12 оныкчыкның кадерле әбисе булып төп нигездә улы Рәфкать, килене Зәкия белән гомер итә юбиляр. Калган балалары да төп йортка еш кайта. Заманында окоп казыган, шахтада булган, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр басуда урак урган Рашида апа бүгенге тормышыннан бик канәгать булып яши.
- Шушы яшькә җиткәнемә, мул тормышта, кадер- хөрмәттә яшәгәнемә мең шөкер. Мул көзләргә аяк бастык. Ил-көннәр тыныч булсын. Өлкәннәрнең һәркайсына да бәхетле картлыкта яшәргә язсын, - дип тели юбиляр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250