Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кадерле картлык

Бәйрәм көннәрендә Сосна авылында яшәүче Хәнифә Сафинага 95 яшь тулды. Юбиляр бәйрәм уңаеннан мөхтәрәм кунаклар кабул итте.

Хәнифә апа әни булу бәхетеннән мәхрүм булса да, гомере буе балалы булып яшәп, бүген газизләренең олы кайгыртуы, ихтирамында гомер кичерә. Гаиләдә ул иң хөрмәтле, иң кадерле кеше. Шулай булмыйни... хәер, боларны тирәнтен аңлау өчен Хәнифә апаның гомер китабына бер күз ату да җитә.
... Хәнифә апа 1917нче елны Смәел авылында дөньяга килә. Яшьли кул арасына кереп эшли башлый. Урман кисү эшендә катнаша. Әлеге авыр хезмәт берсе дә эзсез узмый. 1941нче елның гыйнвар аенда Зиннәт исемле кешегә кияүгә чыга. Июнь аенда сугыш башлана. 6-7 ай гына яшәп калалар. Бераздан Хәнифә бер чиләк бәрәңге алып, Малмыж якларына эшкә чыгып китә. Кәлнә авылында кибеткә җыештыручы булып эшкә урнаша. Туган авылы Смәелгә дә эзне суытмый. Бераздан сеңлесенең балалары тулаем Хәнифә карамагында кала. Иң элек әтиләре, соңрак сыерлары үлеп, йортның арт ягы ишелеп төшә, әниләре сукырая. Рашит, Мәүлия, Мөнирә, Раузит өчен Хәнифә апа әти дә, әни дә була. Балаларны тәрбияләүгә зур көч куя, аларны зурлап, олы тормыш юлына озата. Ул заман өчен хас булмаган 540 сум кредит алып, Мәүлияне кияүгә бирер өчен сандык әзерли, өс-баш киемнәре ала. 1974нче елда пенсиягә чыккач, Хәнифә Смәелгә апасы Нәгыймә янына кайта, зәгыйфь апасын тәрбияли. 1999нчы елда аягы сынгач, Хәнифә апаны Мәүлия апалар үзләренә Соснага алып кайталар. Якыннарының яхшы тәрбиясе нәтиҗәсендә бер ел да сигез ай дигәндә Хәнифә апа аякка баса. Бик күп авырлыклар, хәсрәтләр күрергә туры килгән Хәнифә апаның, шөкер, картлыгы тынычлыкта, олы хөрмәттә үтә. Апасы өчен өзелеп торучы Мәүлия апа, аның улы Әмир, килене Люция һәм оныклары Эльмир, Нурсил Хәнифә апаны өрмәгән җиргә дә утыртмый, күтәреп кенә йөртәләр. Хәнифә апа үзе дә якыннары өчен гел борчылып тора. «Әмир эштән кайттымы, Люция нишли, малайлар нинди билгеләр алган?». Ә Мәүлия апа бер минутка күздән югалса да, тизрәк аны эзли.
- Мәүлия, синнән башка яшисем килми минем, - ди Хәнифә апа.
- Үзеңне дә бик яратабыз. Бик кадерле син безгә, - ди сеңлесе апасының сүзләренә җавап итеп.
Бу заманда газиз баласы ташлап киткән күпме өлкән кеше бер җылы сүзгә тилмергәндә, Хәнифә апаның матур тормышына сөенеп туймаслык. Сәламәтлеге бераз какшап, күзләре начарайса да, колакка саграк булса да, кадер-хөрмәттә яшәве сөендерә. Юбилей уңаеннан, муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Вакыйф Зәкиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина һәм өйгә барып социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллиналар Хәнифә апада кунакта булдылар. Юбилярны шулай ук Сосна, Смәел авыл җирлекләре башлыклары Рәис Садыйков һәм Рифнур Йосыповлар тәбрикләделәр, иң изге теләкләрен ирештерделәр. Хәнифә апаның якыннары янәшәсендә бик кадерле кеше булып яшәвенә соклануларын белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250