Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Канәгать булыйк

Узган атнада Балтачта ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Нургали улы Миңнеханов булып китте.

ТР ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов җирле халык белән очрашып, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, урында хәл итә алмый торган мәсьәләләрне киләчәктә карарга ышандырды.
«ДОСААФ» оешмасы җитәкчесе Рафил Фәйзрахманов башкаладан килгән кунакка машина йөртү хокукы алу өчен имтиханнарны үзебезнең җирлектә үткәреп булмасмы дигән сорау белән мөрәҗәгать итте. Р.Фәйзрахманов белдерүенчә, укучыларны күрше районга алып чыгып китү зур куркыныч тудыра, аларның иминлеген һәм куркынычсызлыгын саклау өчен бердәнбер юл - ул имтиханнарны үзебезнең җирлектә тапшыру. «Әлеге мәсьәлә бүген үк хәл ителә торганнардан түгел», дип җавап кайтарды Р.Миңнеханов. Әмма кире дә какмады. Бу хакта уйларга вәгъдә итте.
Кариле авылыннан Азат Закировны исә юллардагы тәртипсезлекләр борчый. Азатның ЮХИДИ инспекторларының санын арттырып булмасмы дигән соравына каршы Рифкать Нургалиевич кыска һәм аңлаешлы итеп:
- Нәрсә бар, шуның кадерен белергә кирәк. Булганыннан канәгать булыйк. Игътибарлы һәм калганнарга карата күпмедер дәрәҗәдә ихтирамлы булсак, әлеге ситуацияне уңай якка хәл итеп булыр иде. Ә ЮХИДИ инспекторларына килгәндә, киләчәктә аларның санын арттыру, гомумән, каралмаган, - дип җавап кайтарды.
Балтач урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Руфия Закирова исә Рифкать Миңнехановка бертөркем әти-әниләр һәм укытучыларның үтенечен җиткерде.
- Укучылар скутер, мопед белән күңелсез хәлләргә еш юлыга. Яше тулмаган килеш әлеге транспорт чаралары белән идарә итүчеләргә берәр катгый чара күреп булмыймы? - диде ул. Р.Миңнеханов әйтүенчә, әлеге очракта штрафтан тыш, бернинди чара да каралмаган. Монда әти-әни, укытучыларның балалар белән эшләве кирәк. Ә иң яхшысы: бала таләпләрне бер тапкыр бозган икән, әти-әни скутер яки мопедны сатып,күңелсезлеккә нокта куя ала. Руфия Закирова шулай ук мәктәп белән район ЮХИДИ бүлегенең эшчәнлеге турында бәян итеп, һәрвакыт зур бүләкләр белән сөендерүче инспекторларга, бигрәк тә ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенә, шәхсән Рифкать Нургалиевичка зур рәхмәт белдерде. Рифкать Миңнеханов очрашудан канәгать калып, юллардагы тәртип бары үзебездән тора, балаларның иминлеге һәм куркынычсызлыгы хакында да , иң беренче чиратта, үзебез кайгыртырга тиеш, бер-беребезне аңлап эшләгәндә генә уңай нәтиҗәгә ирешеп була, диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250