Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Карьера?!

Бүгенге яшьләр беренче урынга карьера һәм шәхси үсешне куя. Сезнең моңа карашыгыз?

Гүзәл, 3 курс студенты: Моңа карашым уңай, чөнки хәзер заманасы шуңа корылган. Ата-аналары хәлле кешеләргә рәхәт, аларга тормышта күп нәрсә әзер. Гади гаиләдән булганнар исә уңай тормышта яшәү өчен карьера һәм үзүсешне беренче урынга куялар. Андыйлар үз дигәннәренә ирешәләр дә.

Альмира, 1 курс студенты: Моңа уңай карыйм. Үзем дә шушы «стратегия» буенча яшим. Минемчә, беренче урынга карьера һәм үзүсешне кую һәркемгә кирәк сыйфат. Андый кешеләр максатчан һәм җитез була, хыялларны җиңелдән тормышка ашыра. Нәтиҗәләргә ирешкәннән соң гына карьера һәм шәхси үсеш урынына гаилә кору, балалар үстерүне куярга мөмкин дип уйлыйм.

Раилә, сатучы: Мин «тормышта беренче урын, икенче урын» дигән нәрсәләрне аңламыйм. Шәхсән миндә андый «урыннар» булмады. Әллә ул хакта уйларга вакытым юк идеме икән? Карьера үсешен дә, үзүсеш һәм гаилә, балаларны да бергә алып барып була дип уйлыйм. Әнә, элегрәк бит берәү дә ул хакта уйланмаган, шуңа да «бер дигән итеп» яшәгәннәр.

Айрат, шәхси эшмәкәр: Бүгенге көнгә кадәр бу хакта уйлаганым булмады. Бар тормыш акчага корылган. Бу заманда карьера һәм үзүсешне сайлау уңай күренештер, мөгаен. Гаиләне дә тормышта үз дигәнеңә ирешкәч кенә корырга кирәк дип уйлыйм. Үзем дә эшемне җәелдереп җибәрү белән шөгыльләнәм, гаилә коруны вакытлыча икенче планга куеп торасы булыр.

Рәшит, пенсионер: Ай, балалар, үз тормышыгызны шушының ише сораулар белән катлауландырмасагыз иде. Тормышның үз юлы, үз кыйбласы бар аның. Һаман «әти, әни», «акча» дип кенә тормыш күргән яшь кеше гаилә корырмы икән? Минемчә, бу тора-бара чиргә әйләнәчәк. Мондый вак-төякләрне уйламыйча яшәү мәслихәт. Хәзер тормыш алып бару болай да катлаулы, бүтән җитди проблемалар да җитәрлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250