Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кайбер райондашларга җавап тотарга туры килде

Безнең якның табигате искиткеч матур, һавасы саф һәм чиста. Әмма шушы гүзәллеккә аңлы рәвештә зыян салучылар да бар. Алар тиеш булмаган урыннарга утын-агачлар өя, төзелеш материаллары куя, елгаларга чүп-чар ташлый, урамнарга юынтык су түгә.

Ә инде экологлар тарафыннан беркетмәләр төзелгәч, гаепне үзенләреннән күрмичә ризасызлык  белдерәләр. “Кызыл линия”дән чыгып, төзелеш материаллары куймаска, юынтык суларны капка төпләренә түкмәскә, тиресләрне үз территорияләребездән читтә урнаштырмаска, карларны читкә чыгарып түкмәскә тиешлеген барыбыз да белә ләбаса. Төзелеш эшләре алып барасың икән материалларны вакытлыча капка төбендә саклау өчен җирле үзидарәдән моңа рөхсәт белешмәсе алырга кирәк. Моның бер авырлыгы да юк бит инде. Әллә җирле җитәкчеләрнең халыкка аңлатуы җитмиме? Ә бит һәр җирлек җитәкчесе авылларда яшәүчеләргә бу хакта аңлатырга тиеш. Кайбер җирлекләрдә бу хакта аңлатып кеше күп йөри торган урыннарда памяткалар да эленә. Әмма моңа салкын караган җитәкчеләр дә бар әле.

Административ комиссиясе инде кагыйдәләрне үтәмәгән гражданнарны комиссияләргә чакыра да башлады. Рөхсәт ителмәгән урынга агачлар, төзелеш кирәк-яракларын өйгән өчен кайбер райондашларга комиссия каршында җавап тотарга туры килде.

Югары да саналганнар үтәлмәслек эшләр түгел, җәмәгать. Күңелсез хәлләргә калмыйк дисәгез, таләпләрне үтәп яшик, экологлар килгәнен дә көтеп ятмыйк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев