Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанның бер бүлеге

Бүген, 19 март көнне торак-коммуналь хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр үзләренеӊ һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узалар. Шушы уӊайдан Балтач районы торак-коммуналь хуҗалык идарәсе җитәкчесе Рашит ГӘРӘФИЕВ белән әӊгәмә кордык.

Рашит Фәритович Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгыныӊ атказанган хезмәткәре, бу өлкәдә инде 30 ел хезмәт куя, аныӊ 25 елын район идарәсендә баш инженер буларак эшләсә, соӊгы биш елда районда шушы тармакны җитәкли.

– Рашит Фәритович, элекеге елларда ут, су бетсә, урам чистартылмаса, канализация тыгылса, үзәктә тәртип булмаса, төзекләндерелмәсә, чүпләр түгелмәсә һәм башка бик күп төрле җитешсезлекләр булса, кеше торак-коммуналь хуҗалык идарәсенә шалтырата яисә шунда юл тота иде. Сезнеӊ өлкәдә нинди үзгәрешләр булды?
– Әйе, алдагы елларга күз салсак, безнеӊ оешма дөрестән дә күптармаклы һәм колач җитмәслек эшләр башкаручы оешма булган икән. Соӊгы елларда безнеӊ өлкә зур үзгәрешләр кичерде, без Казан оешмасыныӊ бер бүлеге булып торабыз. Хәзерге вакытта су һәм җылылык белән тәэмин итү, Балтач бистәсендә һәм Норма авыл җирлегендә канализация эшләренә җавап бирәбез. Эш белән тулысынча тәэмин ителгәнбез, эшләп кенә өлгер.
Элек безнеӊ тармакта 250 дән артык кеше хезмәт куя иде. Бүгенге көндә оешмада 80ләп кеше эшли, безнеӊ тармакта булган үзгәрешләрне тормыш үзе таләп иткәндер. Чөнки элеккеге кебек, бар юнәлешне колачлап эшләсәк, берсен дә җиренә җиткереп башкарып булмас иде. Җәйгә чыгасың, район үзәген төзекләндерергә, чистартырга, чәчәкләр утыртырга кирәк, ул арада Сабан туе килеп җитә, аӊа әзерлек эшләре безгә тапшырыла иде, шулай итеп җәй дә узып китә. Ә җәй көне суүткәргечләрне алыштыру, аларны ремонтлау, газ котельныйларын тәртипкә китерү, җиһазларны тикшереп чыгу һәм башка бетмәс-төкәнмәс эшләре күп. Хәзер беренче чиратта җәй вакытларында планга алынган эшләрне башкарырга мөмкинлек тудырылды. Торак фонды өчен җавап бирүче оешма – «Управляющая компания» рәсми төстә оештырылды. Менә ике ел инде алар аерым оешма буларак эшлиләр, район торак фонды аларга күчте.

– Сыйфатлы су белән тәэмин итү иӊ кискен мәсьәләләрнеӊ берсе булып тора. Бу турыда бистә җыенында да әйтелде, суныӊ сыйфатын яхшырту буенча нинди эшләр алып барыла?
– Соӊгы елларда «Чиста су» программасы нигезендә Балтачныӊ үзендә генә 20 миллион сумнан артык эш эшләнде. Су алу урыннарын таләп ителгәнчә коймалар белән әйләндереп алдык, су башняларын алыштырдык, инде пластиктан эшләнгәннәрен куя башладык. Район халкы су белән тулысынча тәэмин ителгән, әмма бар җирдә дә ул, шул исәптән үзәкнеӊ кайбер урамнарында ГОСТ таләпләренә җавап бирми. Бу мәсьәлә буенча төрле юнәлештә эшләп карадык. Скважиналарда чистарту фильтрлары аша үткәрү мәсьәләсен дә өйрәндек, әмма бу реаль түгел. Чөнки җәй айларында алына торган суныӊ күләмен йомшарту өчен көн саен 60 тоннадан артык реагент (тоз) кирәк булачак, ә бу эшкә ашмаслык. Бистәдә кулланыла торган суныӊ 90 процентын көнкүрештә файдаланабыз, бакчаларга су сибүгә тотабыз, аш-су әзерләү, эчәр өчен яраклы су килә торган аерым суүткәргеч юк бит. Экология министрлыгы аша җир асты суларын өйрәнү барды, әмма без алырга мөмкин булган су катламында суныӊ күләме аз, ә аскы катламнардагы суныӊ катылыгы таләпләргә якын да килми. Шуныӊ өчен авылларда чишмәләрне торгызу буенча алып барыла торган эшләрне хупларга кирәк. Ә инде бистәдә киләчәктә эчәргә яраклы суны сатуны оештыру мәсьәләсен дә өйрәнмичә булмас. Шулай ук шәхси хуҗалыкларда эчү өчен файдаланыла торган су алу өчен фильтрлар куллану да көн таләбе. Бу елда Бөрбаш авылында яӊа су башнясы кую һәм Кече Лызи авылында суүткәргеч алыштыру планлашытрыла.

– Файдаланылган суларны чистарту, канализация челтәрен файдалану буенча нинди эшләр башкарыла?
– Сез искә алган эшләр безнеӊ тармакныӊ төп эш юнәлешләренә керә. Әйләнә-тирә мохитны саклау, экология мәсьәләләренә хәзер аерым игътибар бирелә бит, шушылардан чыгып, тиешенчә эшне башкарырга тырышабыз. Кариле авылында чистарту корылмасы бар, анда җиде кеше хезмәт куя. Дүрт насос станцияләрендә, корылманыӊ үзендә өч ел буе төзекләндерү эшләре алып барылды, хәзерге көндә чистартылган су эчү
өчен файдалану дәрәҗәсендә булмаса да, таләпләргә җавап бирә. Корылманыӊ үзеннән чистартылып чыккан су тутырылган күлгә балыклар җибәрелде, алар исән-сау үсәләр, димәк, файдаланган су тиешенчә чистартыла.

– Җылылык белән тәэмин итү мәсьәләсе зур игътибар сорый. Бу юнәлештә эшләр ничек тора?
– 24 авылда урнашкан бюджет оешмаларына, күп фатирлы торак йортларга, шулай ук бистәдәге оешма, предприятие һәм торак фондына җылылык бирү безгә йөкләтелгән. Газ котельныйларына булган таләпләр көн саен үзгәреп тора, шуныӊ өчен аларга тиешенчә ремонт үткәрүне җәйгә чыгуга кайгырта башлыйбыз. Бу җәйдә 12 газ котельныена капиталь ремонт узар дип уйлыйбыз.

Хезмәтенә намус белән карап, эшен җиренә җиткереп башкаручылар бездә күпчелек һәм аларныӊ һәрберсен аерым атап чыгу мөмкин түгел, бәйрәм уӊаеннан безнеӊ тармакта эшләүче һәркемгә олы рәхмәтемне җиткерәм.
– Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, уңышлы хезмәт көннәре сезгә!

Әңгәмәдәш – Вакыйф ЗӘКИЕВ.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: жкх