Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кешегә хөрмәт, итагать белән карасаң... (+фото)

Бүгенге көндә почта элемтәсе системасы халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә билгеле урын алып тора. Почта хезмәткәрләре элегрәк газета-журналлар, телеграммалар, пенсия тарату белән шөгыльләнсә, бүген исә хезмәт күрсәтү төрләре арта бара. 

Әмма ничек кенә булмасын төп күрсәткеч һәм төп хезмәт Халыкны вакытлы матбугатка яздыру һәм аны вакытында укучыларга илтеп тапшыру тора. Бу нисбәттән Урта Көшкәт почта бүлекчәсе матур нәтиҗәләр белән сөендерә. "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте уздырган бәйгедә җиңү яулары шул хакта сөйли. Газета-журналларга ихтыяҗ кимеп, интернет газеталар, сайтларга өстенлек бирелгән заманда халыкны ничек итеп вакытлы матбугатка яздырта алганнар?  Кыскасы, бу жиңүгә Урта Көшкәт почта бүлекчәсе ничек ирешкән? Сере белән уртаклашуны сорап без җитәкчесе Екатерина Петровага сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Безнең почта бүлекчәсенә дүрт  авыл керә – Урта Көшкәт, Иске Көшкәт, Поркөтәш, Сала Көшкәт  авыллары. Хат ташучылар Татьяна Клейменова һәм Алена Гаврилова белән бергә килешеп, аралашып, ярдәмләшеп эшлибез. Әлеге бәйгедә бүләкләнүебез коллективыбыз эшенә югары бәя.  Алдагы ярты елга да күрсәткечләребезне начарайтмаска тырышырбыз, – дип аңлатып китте ул.

Екатерина Леонидовнаның әлеге хезмәткә алынуына әле бер генә ел. Шушы кыска гына вакыт эчендә ул авылдашлары белән уртак тел табарга, эшенең асылына төшенергә өлгергән инде. Урта Көшкәт почта бүлекчәсен дә җитәкли, газета-журналлар таратырга да вакыт таба. Кирәк икән, товарын китереп бирә, түләүләрен алып китә. Өлкән буын, бигрәк тә ялгыз яшәүчеләр аны зарыгып көтеп ала.

Кызлар, әлеге җиңүне бердәмлекнең, тырышлыкның нәтиҗәсе дип бәяли.

 – Кешегә хөрмәт, итагать белән карасаң, үзеңә дә шундый ук мөнәсәбәт тоясың. Авылдашлар газета-журналларга теләп языла. Бездә ике йортның берсенә "Азьлане" килә, – ди хат ташучы Татьяна Клейменова.

P.S. Әлеге бүлек хезмәткәрләре "Татмедиа" җәмгыятенә караган газет-журналларга яздыруны, былтыргы белән чагыштырганда, 6 процентка арттырган, "Азьлане" газетасын алдыручылар да 135 җиткән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев