Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Озак еллар намуслы хезмәтләре өчен хөрмәтләнәләр

Озак еллар намуслы хезмәте һәм авыл җирендәге эшмәкәрлек үсешенә шәхси өлеш кертүе өчен Балтач башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Солтан улы Галимуллин Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау таныклыгына лаек булды, һәм җирле үзидарә органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, 45 яше тулу уңаеннан, Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.
*       *      *
Районның мәгариф системасын үстерүгә керткән өлеше, ирешкән уңышлары өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, Смәел мәктәбенең география укытучысы Гөлсинә Мөнир кызы ВӘЛИЕВА Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.
*       *      *
“Балтач нуры” мәчетен төзүдә иганә ярдәме күрсәткәннәре һәм аны төзү эшен оештырганнары өчен Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:
– Илгиз Рафаэль улы ӘХМАДУЛЛИН;
– Айрат Рашит улы ХӘКИМҖАНОВ;
– Радик Рәхимҗан улы ХӘМИДУЛЛИН;
– Марсель Мансур улы ЯУМЕЕВ.
*       *      *
Почта элемтәсе системасында озак еллар намуслы хезмәтләре өчен һәм 60 яшьлек юбилейлары уңаеннан, Балтач муниципаль районының Мактау таныклыклары белән бүләкләнделәр:
– Гали Гамбәр улы ФӘЙЗРАХМАНОВ – район почта элемтәсе җитәкчесе;
– Розалия Габделгани кызы ГОМӘРОВА – Бөрбаш почта бүлекчәсе хат ташучысы.
*       *      *
Мелиорация системасын үстерүдәге казанышлары, озак еллар намуслы хезмәте һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, “Мелиоратор” җәмгыяте җитәкчесе Хәниф Нәкыйп улы БАРИЕВ Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.
*       *      *
Районның авыл хуҗалыгын үстерүдәге уңышлары, озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм 65 яшьлек юбилее уңаеннан, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Мәсхүт Мәхмүт улы ГАРИПОВ Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.
*       *      *
Агрохимия хезмәте системасында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, “Сельхозхимия” җәмгыяте шоферы Илфак Гафиулла улы МИНМУЛЛИН Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
*       *      *
Авыл хуҗалыгының игенчелек тармагында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, “Бөрбаш” җәмгыятенең баш агрономы Искәндәр Исмәгыйль улы ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

 

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлыйбыз