Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Китапханәгә сәяхәт

Мәктәбебездә Габдулла Тукай көннәре барганда без татар әдәбияты укытучысы Лилия апабыз белән Түнтәр авылы китапханәсенә юл тоттык.

Китапханә китапларга бик бай. Аны ике өлештән тора дип әйтер идем. Аның бер ягында китаплар, ә икенче ягында уку залы. Монда китаплар гына укымыйлар, ә төрле ярышлар, кичәләр, чаралар да оештыралар. Ә ярышларда катнашучыларның, укучыларның ясаган рәсемнәре, язган шигырьләре, иншалары җыелып барыла. Китапханә мөдире Гөлнур апа Закирова безне өстәлләр янына чакырды, ә анда Мөхәммәт Мәһдиевның китаплары ята иде. Мөхәммәт Мәһдиевның китапларын күргәч, без аңладык: бүген язучының иҗаты белән танышабыз икән. Аннан соң моңлы көй яңгырады һәм Гөлнур апа безне М.Мәһдиевның тормыш юлы белән таныштырды, әсәрләреннән өзекләр тыңлатты. Татар әдәбияты дәресләрендә безгә «Без - кырык беренче ел балалары» әсәре белән таныш булган язучы хакында да күбрәк белдек. Китаплар белән танышып чыккач, апа безгә ак битләрдә биремнәр өләште. Без балалар ясаган рәсемнәрне дә күзәттек. Якташ язучылар иҗаты буенча бик күп мәгълүмат белдек. Без, Көшкәтбаштан килеп укучылар өчен, бу очрашу бигрәк тә күңелле булды. Гөлнур апа үз эшенә бик бирелгән кеше икән. Соңыннан Гөлнур апа белән фотога төштек. Китапханәче апага рәхмәтебезне белдердек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X