Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кризиска эшсезлек тә өстәлә.

Ил күләмендә халык кризис, дип чаң суга. Рәсәй акчасы да тотрыклы түгел, доллар белән евро хаклары да гел тирбәлештә, бар нәрсәнең бәясе арта, тормыш алып бару көннән-көн катлаулана, дип борчылабыз.

Өстәвенә эшсезлек мәсьәләсе дә көн үзәгендә тора. Соңгы мәсьәлә буенча район мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иттем. Аннан алынган мәгълүматлар буенча бүгенге көндә эшсезләр исемлегендә 190 кеше исәптә тора икән.
- Ә 2014нче елның беренче гыйнварына мәшгульлек үзәге исемлегендә 149 эшсез теркәлгән иде. Нигездә, 50 яшьтән югарыраклар яки пенсия яшенә җитүче өлкәннәр, кыскартуга эләгүчеләр күбрәк мөрәҗәгать итә. Ел дәвамында 497 кешене эш урыны белән тәэмин итә алдык.
Аларның бер өлешенә даими эш урыны тәкъдим ителсә, икенчеләре вакытлыча эшләп тору өчен теге яки бу оешмага эшкә урнаштырылды. Районыбыз җирлегендә дәүләтнеке булган учреждениеләргә ваканцияләр сирәк була. Нигездә, "ИП" буларак теркәлгән шәхси эшмәкәрләр хисабына эшчеләргә эш урыны бирелә. Хатын-кызлар өчен күпчелек вакытта буфетчы, пешекче, сатучы, җыештыручы һөнәрләренә сораулар була.
Шулай ук исәптә торучылар өчен Нормада урнашкан һөнәри лицейда һәм ДОСААФта курслар оештырылу да дәвам итә. Анда укыганнар компьютер белгече, пешекче, эретеп ябыштыру һөнәрләренә, автобус, зур егәрлекле трактор һәм куркыныч йөк ташу өчен машина йөртү таныклыкларына ия була. Укулар бушлай, чыгымнарны район мәшгульлек үзәге күтәрә һәм уку барышында стипендия дә түләнә.
Үзегезне кызыксындырган сорауларыгыз булса, 2-44-19, 2-52-34 телефон номерларына шалтыратып белешергә мөмкин, - дип белдерде район мәшгульлек үзәге җитәкчесе Зиннур Зәйнуллин.
Фото: http://www.ng.ru/economics/2009-12-04/1_bezrabotica.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250