Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көшкәтбашта балалар бакчасы һәм мәктәп заман таләпләренә җавап бирә

Заманында урта мәктәбе булган авылдан башлангыч мәктәпле авылга әйләнгәч, көшкәтбашлылар хәйран чарасыз калганнар иде.

Җитмәсә балалар бакчасы да менә-менә ишеләм дип торган бинада урнашкан. Укучы балалар саны кискен кимү аркасында урта мәктәп төп белем бирү учагы булып үзгәртелде, һәм менә шөкәтсез бинада урнашкан башлангыч мәктәп…
Республикада мәктәпләрне капиталь ремонтлау Программасы башлангач, Балтач районында беренче булып шушы Көшкәтбаш башлангыч мәктәбе бинасы исемлеккә кертелде һәм җиренә җиткереп, ремонт эшләре башкарылды.
Кулланучылар җәмгыятенеӊ кирпечтән салынган кибетен балалар бакчасы итеп үзгәртүгә керешкәч, моныӊ тормышка ашасына авылда ышанучылар күп булмагандыр. Финанс средстволарыныӊ каралмавы, таләпләрнеӊ хаман яӊара баруы, мондый төзелешкә аерым игътибар булуы вакытында үзгәртеп, файдалануга тапшыруда күпмедер комачаулагандыр.
Һәм менә 2013 ел тәмамланганда элекеге кибет әкияти бинага әверелде. Бүгенге көӊдә бу авылныӊ балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәбе тудырылган уӊайлыклар һәм тиешле җиһазлар белән тәэмин ителү буенча көн таләпләренә тулысынча җавап бирәләр.
Татарстан Дәүләт Советы җитәкчесе урынбасары Римма Ратникова да үзенеӊ соклануын яшермәде, бигрәк тә тәрбиячеләр кулы белән оҗмах почмагы кебек тудырылган матур бакчаларын мактап китте.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин көшкәтбашлыларга авылны тулы канлы итеп яшәтү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылганын билгеләп үтте, туучы балалар ул авылныӊ яшәеше, дип ассызыклады.
Укучы балаларны Түнтәргә йөртү өчен яӊа автобус өчен дә әти-әниләр олы рәхмәтләрен әйттеләр, киләчәктә авыл урамына асфальт юл салынса, тагын да уӊайлы булыр иде, дигән мөрәҗәгатьләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250