Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кунаклар килде

Көннәрдән беркөнне Балтач җирлеге кунаклар кабул итте. Татарстан Республикасының инвалидлар делегациясе күрше районнарда булганнан соң бездә тукталды.

Районнарда булып, җирле инвалидларның тормыш-көнкүреше белән танышу, үзара аралашу һәм «Яңарыш» фондына ярдәм итү максатыннан юлга кузгалган делегацияне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вакыйф Зәкиев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин, район инвалидлар берләшмәсе рәисе Ева Александрова каршы алды. Иң элек алар «Наз» реалибитация үзәгендә булды. Биредәге уңайлыкларны күреп ихластан куандылар. «Халыклар дуслыгы» музеендагы тарихи байлык та кунакларда бары соклану хисләре генә калдырды. Кичен исә Сабантуй мәйданында кунаклар хөрмәтенә зур бәйрәм оештырылды. Дәртле җырлар һәм биюләр бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Кунаклар үзләре дә ялындырып тормады, музыкаль осталыкларын тамашачыга тәкъдим итте. Район инвалидлары белән очрашып сөйләшү, аралашу да ике як өчен файдага булып, бары тик матур хатирәләр генә калдырды. Чарада катнашучыларга иң охшаганы мөгаен атта йөрү булгандыр. Чаллы шәһәренең атлы спорт мәктәбеннән алып килгән ат ярдәмендә ипонотерапия, ягъни ат белән дәвалау процессыннан беркем дә читтә калмады. Аяклары авырткан яки ДЦП авыруы белән интегүчеләр өчен нәкъ менә шушы төр терапиянең ярдәме зур, ди кунаклар.
8нче август көнне инвалидлар делегациясен район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров кабул итте. Соңрак мәдәният үзәге каршында инвалидлар кулы белән эшләнгән әйберләрне сату оештырылды. Кунаклардан сатудан кергән акчалар нинди максатларда тотылуы белән кызыксынам:
- «Яңарыш» фондына күчерелә», диләр алар бертавыштан.
Изге максат белән юлга кузгалып, үз күңелләрен үзләре күрүче, дөнья мәшәкатьләрен читкә куеп, гадәти көнне дә бәйрәмгә әверелдерүче делегация вәкилләренә булган соклануымны яшерә алмадым. Менә кемнәрдән үрнәк алып яшәргә кирәк безгә!
... Безнең җирлекнең гүзәл табигатен, ә иң мөһиме кунакчыл халкын бер көн эчендә яратып өлгергән кунаклар Арча районына юл алды. Ә Балтачның төз наратлары, сылу каеннары исә аларны моңсу гына озатып калды.
Рәсемдә: делегация безнең җирлеккә аяк басу белән Балтач чәкчәгеннән авыз итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250