Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кызыллык китермәде

Әнисенең бер дә җибәрәсе килмәсә дә, әтисе каты торды. - Егет кеше армиядә хезмәт итеп кайтырга тиеш!

Балтач урта мәктәбен яхшы билгеләренә генә тәмамлаган егеткә Казандагы энергетиклар хәзерли торган техникумга керүе ул кадәр кыен булмады. Тырыш булгач, һәр семестрда имтихан-зачетларын төгәл тапшырып, вакытында дипломын алып чыкты. Көтеп кенә торганнар диярсең, шул ук елны район хәрби комиссариатыннан чакыру кәгазе килеп төште.
- Мине алып калабыз дип мәшәкатьләнеп йөрмәгез. Бер миннән генә калмасын, барыбер барып кайтам,
- дип кистереп әйтте ул өйдәгеләренә, бигрәк тә әнисе: «Сәламәтлеккә дә туймадың, берәр сәбәп табып калдырып булмасмы соң», - дип йөри башлагач.
- Мин дә хезмәт иттем. Бер булмаган җирләрне күрдем. Күп нәрсәгә өйрәнеп кайттым, бар, улым, - диде әтисе Газинур.
- Безнең йөзгә кызыллык китерерлек булма, - диделәр әтисенең абыйлары Инсур, Мансур. - Әнә әти сугыш кырларында да булып кайткан әле.
Сүз Бөек Ватан сугышы инвалиды Габделбәр Закирҗанов (мәрхүм инде) турында.
Ике ел Мәскәүнең үзендә хезмәт итте егет, эчке эшләр гаскәрләрендә. «Мәскәүнең күп урыннарында булырга туры килде», дип сөенә хәзер. Әле тагын кайчан барыр иде?!
Алар чакырылышы хезмәт срогы 2 ел булган соңгысы иде. Ярты ел соң килгән егетләр дә ел ярым гына хезмәт итеп, алар белән бергә кайтып киттеләр. «Ә хәзер бигрәк тә җиңел инде, бер ел гына хезмәт итәсе», ди егет солдатка барудан качып йөрүчеләргә аптырап.
Кайтып бер атна чамасы гына ял итә дә ул, 2007нче ел тәмамланганда Балтачтагы «Сельэнергосервис» предприятиесендә эшли башлый да. Оешмаларга, йортларга электр кертеп, ремонтлап йөрүче электрчылар бригадасын җитәкли. Махсус белемле белгечне тагын да киңрәк колачлы эшләр кызыксындыра. Шуңа күрә узган ел эшкә район электр челтәренә күчә. Һәм бу елда аның өчен тагын бер истә калырлык вакыйга - улы Сәлим туды. Армиядән кайткач 4-5 ел бер-берсен сынап йөргәннән соң зурлап туйлар ясап бергә яши башлаган тормыш иптәше Сания белән уртак җимешләре. Закирҗановларда тагын бер солдат үсә шулай. Сугышлар кабатланмасын, илләр тыныч булсын берүк.
Рәсемдә: Балтачта яшәүче Зөлфәт Закирҗанов солдатта хезмәт иткән чагында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250