Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әле генә фәрештә иде...

Кырык ел элек фәрештә образын кәгазьгә төшергән рәссам шайтан образы өчен кешеләр арасыннан "йөз"не - натураны 40 ел эзли. Һәм таба.

Моннан күп еллар элек бер патша танылган рәссамга күп акчалар вәгъдә итеп, шәһәр уртасына куяр өчен яхшылык һәм начарлык өлгесе булып торсынга, фәрештә һәм шайтан портретларын ясарга заказ бирә. Фәрештә образын бик тиз таба рәссам. Әти-әнисеннән рөхсәт алып, бер сөйкемле, бәхетле бала портретын ясый. Бу эш патшага да ошый. Тик менә шайтан "сурәтен" табу гына рәссамга җиңелдән бирелми, кырык ел эзләгәч, ул бер кулына аракы шешәсе тоткан, бик шыксыз кыяфәттәге ирне таба һәм портретын ясарга күндерә. Ир риза була. Әмма портрет әзер булгач, аны күргәч, әлеге ир елап җибәрә.

Ник елыйсың, ошамадымы әллә, дип сорагач: "Моннан кырык ел элек син мине фәрештә дип ясаган идең, бүген инде шайтан дип сурәтләдең", - ди. Уйланырга урын бар...

Зөләйха Хафизова

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе