Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Миллилеккә ни җитә?!

Татарстаныбызда июнь башында старт алган милли бәйрәмебезгә 23ендә Казанда үткән Сабан туе нокта куйды.

Авыл, район, республика Сабантуйларында булып төрле дәрәҗәдә оештырылган бәйрәмнәрне тамаша кылу насыйп булды. Милли бәйрәмебезнең гасырлар дәвамында үз йөзен югалтмый саклануы сөендерсә дә, бәйрәмнәрдән калган тәэсирләр кулыма каләм алырга мәҗбүр итте.
Пыжмара Сабан туеның инде ничәнче ел шаһиты буларак бу җирлектә үтүче бәйрәм хакында үзе кечкенә булса да, эче төш кенә дип әйтә алам. Биредә миллилеккә аеруча зур игътибар бирелә. Бәйрәмнең йөзек кашы булган татарча көрәшне тагын да популярлаштыру максатыннан бик уңай алым уйлап тапкан алар. Җирле көрәшчеләргә аерым бил алышу мөмкинлеге тудырып, затлы бүләкләр тапшырдылар. Көрәшмәс җиреңнән мәйданга чыгарсың. Ә менә көрәшчеләре белән дан тоткан Куныр җирлегендә быел бил алышучылар ялындырып кына келәмгә чыкты. Сабантуйның күрке булган көрәшнең болай мыскыллануына күңелем «елады». Гер күтәрүчеләр арасында яшьләрнең күренмәве дә аеруча авыр тәэсир итте. Авыл, район, республика мәйданнарында гер күтәрү буенча алдынгы урыннарны яулаган Рифат Закиров, Илгизәр Сафиуллиннарга алмашка кемнәр килер? Бил алышуда исә матур үрнәкләр күрсәткән абыйлы-энеле Шәмгун һәм Камал Сафиуллиннар, Нуретдин Шәйхетдинов (мәрхүм), Шамил Сабиров, Идуат Камалов, Наил Әхмәдиев, Линар Саттаров, Раиф Закировларның көрәш алымнарын кемнәр дәвам итәр? Беренче карашка гади генә тоелган шушы күренешләр миллилеккә балта чаба да инде. Милли бәйрәмебезне заманча спорт уеннары белән баету да милли йолаларны кысрыклый дияргә кирәк. Удмурт дусларның «Гырон быдтон» бәйрәмендә булып кайтканнан соң миллилеккә дан җырлауларына сокланып туя алмыйм. Милли киемле егет-кызларны күреп күңелем сөенә. Ә нигә Сабан туенда татарча киемнәрдән булган егет-кызларны бик аз күрергә туры килә? Нигә безгә читенсенү, милли киемнәргә искелек калдыгы итеп карау хас? Сабантуйларда гармун моңнарын да аз ишетәбез. Ярый әле Балтач Сабан туенда районыбыз гармунчылары тирә-якны моңга күмеп мәйдан әйләнә.
Миллилекне саклау бары үзебездән тора, җәмәгать. Шуңа да Сабантуйларын кәеф-сафа күтәреп, концерт карауга гына кайтарып калдырмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250