Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ни арада үткән гомер?!

Апрель аенда Смәел урта мәктәбе үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Быел яңа мәктәп салынганга нәкъ 30 ел! Ә урта мәктәпкә - 75!

Тарихи мәгълүматларга караганда, Смәел урта мәктәбенең тарихы еракларга барып тоташа. Башлангыч мәктәптән иң элек җидееллык мәктәпкә әверелә, аннан урта мәктәп ачыла. Ә инде 1982 елдан 464 укучыга исәпләнгән өч катлы мәһабәт бинага күчә. 2003нче елда балалар бакчасы да мәктәп бинасына күчерелә. 2007нче елда мәктәпкә капиталь ремонт ясала. Һәм инде соңгы 2 елда Ор һәм Шеңшеңәр авылының 10-11нче сыйныф укучылары Смәел урта мәктәбенә килеп укый башладылар.


Чарага 30 ел элек Смәел урта мәктәбенә укырга кергән, хәзерге вакытта илебезнең төрле төбәкләрендә гомер итүче, төрле өлкәләрдә зур дәрәҗәләргә ирешкән сабакташлар җыелган иде. Мәктәбебез тарихында үз көчләрен куйган директорларыбыз Альберт Кәримов, Фаил Зәкиев, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары Ләлә Һадиева, Васил Шакиров үзләренең истәлекләре белән уртаклашып, киләчәктә мәктәп коллективына зур уңышлар теләде.


Һәр төбәк үзенең данлыклы уллары, кызлары белән горурлана. Төбәккә бәяне аның күренекле кешеләренә карап бирәләр. Авылыбызның данлыклы тарихы, күренекле, бөек, мактаулы исемнәр алган мөхтәрәм кешеләре бихисап. Аларның һәрберсе зур тарихлы Смәел урта мәктәбен тәмамлаган шәхесләр. Менә кемнәр алар: бертуган Роверт (мәрхүм), Радик, Альверт Михайловлар, Илдар Нәсыйхов, Рөстәм Гарипов, Равил Хәйретдинов һәм башкалар. Соңгы елларда матур күренешләребезнең берсе - авылыбызда туып-үскән, шушы мәктәпне тәмамлаган Фәнис Шакиров мәктәпкә зур спонсорлык ярдәме күрсәтә. 2003нче елда иркен, яктыртылган хоккей мәйданчыгы төзүдә зур хезмәт куйды, кирәк булган бөтен инвентарь белән тәэмин итте.


«Үтми торчы гомер» дип исемләнгән юбилей кичәсе матур җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Чарадан һәркем канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250