Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ник яптылар?

«Карьер аша узучы Улисьял - Чепья юлында дамба салынган иде. Май аенда әлеге юлны балчык белән ябып куйдылар. Берни аңламый калдык. Янгын чыга калса, машиналарга юл юк, нишләмәк кирәк? Нинди рөхсәт белән юлны яптылар? Безнең шуны беләсебез килә. Безнең кулда авыл халкының имзаларын җыйган хат-мөрәҗәгать тә бар. Авыл кешеләре ризасызлык...

Әлеге мөрәҗәгать буенча иң элек Куныр авыл җирлеге башлыгы Идуат Камалов белән элемтәгә кердек.
- Улисьялда 50дән артык хуҗалык бар. Биредә башлангыч мәктәп-балалар бакчасы комплексы булганлыктан, Улисьял-Чепья юлы бүгенге көндә федераль планда тора. Киләчәктә әлеге юл төзеклән-дерелер дип ышанып калабыз».
«Балтачагрохимсервис» җәмгыяте җитәкчесе Наил Гыйләҗев исә бу уңайдан: «Карьер ачылгач, Чепья белән Улисьял арасында дамба күтәрттек. Бу, билгеле, үз максатларыбызда эшләнде. Улисьял - Чепья юлы карьер аша уза һәм ул куркыныч зона булып санала. Министрлар Кабинеты карары нигезендә, карьерда эшләр төгәлләнмичә, без бу юлны ача алмыйбыз. Аның каравы Улисьял авылыннан Чепьяга бара торган икенче юл бар», дип җавап бирде.

Җавапны Г.ИЛДАРОВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250