Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нинди үрнәк күрсәтәбез?

Ни кызганыч, республика күләмендә балалар һәм яшүсмерләр белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләре елдан-ел арта бара.

Татарстанда сигез айда балалар катнашы белән 413 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 18 баланың гомере өзелгән, 439 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. 2011нче ел белән чагыштырганда, һәлакәтләр саны 3кә, үлүчеләр 1гә, яраланучылар саны 17гә арткан. Мәрхүм балаларның бишесе җәяүле булса, 13е машина салонындагы балалар. Шуларның 6сы махсус утыргычсыз, 2се иминлек каешын эләктермәгән булган.
Балтач районы буенча балалар катнашында 3 һәлакәт теркәлеп, 3 бала тән җәрәхәтләре алды.
20нче августтан 20нче сентябрьгә кадәр «Игътибар, балалар!» айлыгы булып узды. Ай буе ЮХИДИ, балигъ булмаган балалар белән эшләүче һәм участок инспекторлары «яшь кагыйдә бозучылар» белән җитди эш алып барды.
14 яше тулмаган балага велосипедта, ә 16 яше тулмаган яшүсмергә скутер яки мопедта йөрү катгый тыела дип күпме генә аңлату эшләре алып барылса да, кагыйдә бозучы балалар саны кимеми. Айлык барышында гына да юлны тиешле урыннан аркылы үтмәгән 25 балага, яше тулмыйча велосипедта йөргән 32 һәм скутер белән идарә иткән 4 балага беркетмә төзелде һәм мәктәп администрацияләренә җибәрелде. Машинада махсус утыргычсыз утыртып йөрткән 47 әти-әнигә беркетмә төзелеп, алар административ җәзага тартылды. Үзебез - өлкәннәр, юл кагыйдәсен үтәүгә шулай салкын карагач, балаларга нинди үрнәк күрсәтәбез соң? Менә шушы хакта уйлансак иде.
Район ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250