Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Җәннәт» почмагында

Кемнәрдән генә ишетмәдем мин районыбызның «җәннәт» почмагы турында.

Аны үз күзләрем белән күрү бәхете, ниһаять миңа да елмайды. Очрашуга чакыру алгач, РСФСРның спорт остасы Фәрит Әхмәдиев белән Чепьяга кузгалдык, «Наз» тернәкләндерү үзәгенә. Мәһабәт бинага узуга, тышта туңганнарыбыз да секунд эчендә юкка чыкты. Әкият дөньясына эләккәндәй хис иттек үзебезне. Ул арада үзәк мөдире Тәнзилә Зәкиева үз эшчәнлекләре белән кыска-ча таныштырып алырга да өлгерде. Республикабызда игълан ителгән «Уңайлы мохит» программасы нык ярдәм иткән икән үзләренә. Аеруча инвалидлар өчен күп уңайлыклар тудырылган. Бер туалет бүлмәсе дә алар өчен махсус җиһазландырыла башланган. Ике түләүле койка булдырылган, 15 көнгә. Бәясе дә егарлык түгел - 9 мең 340 сум. Бик әйбәт итеп ашаталар икән ял итүчеләрне, көнгә 5 тапкыр. Зур информацион табло эшләнеп бетү алдында иде. Хроник тын юллары белән авыручылар өчен ясалган тоз бүлмәсе генә ни тора. Җәй көне бинага капиталь ремонт та керәсе икән. Кыскасы, биредә ләм белән дәвалау бүлмәсе генә булдырасы калган. Үзәкнең барлык дәвалау бүлмәләре белән танышып чыкканнан соң, мин шундый фикергә килдем, әллә кайдагы шифаханәләрең бер читтә торсын. Чыннан да, чын «җәннәт» почмагы шушында икән.
Очрашуыбыз да бик җылы шартларда узды. Ял итүчеләр арасында үзебезгә таныш йөзләрне күргәч, тагын да рәхәтрәк булып китте. Балтачтан Мария апа, Зөфәр абый, Ордан Мөнирә апа, Нормадан Разыя апа, Нөнәгәрдән Зөлфирә апа, элеккеге хезмәттәшләребез Ринат белән Гөлүсә. Ял итүчеләр үзләре дә спорт дөньясы белән бик кызыксынучан булып чыктылар. Районыбыз спортына, аеруча популяр булган көрәш темасына кагылышлы сорауларны яудырып кына тордылар. Шушы сөйләшүдән соң хәтта бер әбиебез спортка карашы үзгәрүен дә яшермәде. «Моннан соң оныгымны ярышларга барудан тыймам инде», диде ул.
Рәсемдә: Тәнзилә Зәкиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250