Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Ныгытып аша, солдат булырсың»

Бик борынгы заманнардан ук Ватан сакчысы булу - дәрәҗәле, абруйлы һөнәрләрдән саналган. Ватанны саклау - ир-атларның буыннардан-буыннарга күчкән изге бурычы. Бабалар да, әтиләр дә туган ил алдындагы бурычларын намус белән үтәгәннәр. Ил чакырса, кулларына корал тотып, Ватан сагына басканнар, «Туган ил өчен» дип, сугышка кергәннәр, гомерләрен биргәннәр. Ил алдында, Ватан...

Минем әтием Мәлик Камил улы Нуретдинов 1984нче елның 1нче ноябрендә хәрби хезмәткә алына. Хәрби-диңгез флотында хезмәт итә. Башта 6 ай Владивосток каласында укулар үтә. Анда хәрби корабльләрнең төзелешен өйрәнәләр. Шуннан соң хәрби хезмәтне үтү өчен Петропавловск-Камчатка шәһәрендәге атом су асты көймәләре берләшмәсенә күчерелә. Диңгезгә чыгып, төрле өйрәнүләрдә катнашырга туры килә. Армия сафларында хезмәт итү - егет кешене бар яктан да сыный. Ул урын-җирен яхшы итеп җыештыра белергә дә, үз киемнәрен һәрчак тәртиптә тотарга; идән, табак-савыт юа белергә дә тиеш. Әтием хезмәт итү чорында бу эшләрнең барысын да төгәл башкара. Корабльдә турбиначы хезмәтен үти. Хезмәт итү чорында Мактау таныклыклары белән бүләкләнә. Старшина дәрәҗәсенә күтәрелә. 1987нче елның декабрендә, хәрби хезмәтен тутырып, туган якларга әйләнеп кайта. Әтием еш кына: «Ныгытып аша, спорт белән шөгыльлән, солдат булырсың», - дияргә ярата. Чыннан да, солдат булу өчен көчле дә, кыю, белемле дә булырга кирәк. Шуның өстенә егетләрдән бик зур сабырлык, түземлек, җитезлек таләп ителә.
Бүгенге көндә Бөрбаш авылыннан Фәнзил Галимҗанов, Илшат абый Гыйльметдиновлар армия сафларында хезмәт итә. Илләребез имин булып, аларның исән-сау туган якларга әйләнеп кайтуларын телик.
Киләчәктә мин дә солдат булырмын дип ышанып калам. Әлегә миңа югарыда санап киткән сыйфатларны үземдә булдыру өчен тырышырга да, тырышырга!

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250