Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач мәдәният үзәгендә Бөтенроссия татар гаиләсе фонды тарафыннан «Пар канатлар» дип исемләнгән гаилә бәйрәме үтте.

50, 55, 60 ел бергә матур, үрнәк тормыш юлы үткән райондашларыбыз бәйрәм сәбәпчеләре иде.

Әлеге гаиләләрне тәбрикләргә Татарстан радиосының «Пар канатлар» тапшыруы алып баручысы Разин Нуруллин. шагыйрь Роберт Миңнуллин, Бөтенроссия татар гаиләсе фонды җитәкчесе Миләүшә Гайфуллина, «Сөембикә» журналы редакторы урынбасары Гөлнур Сафиуллиналар килгән иде. Татарның моңлы сандугачлары Зөһрә Шәрифуллина белән Рафаэль Ильясовлар исә тамашачыларга иң матур җырларын бүләк итте. Районыбызның яшь биючеләре үзләренең дәртле биюләре белән сөендерде.
- Тигез, матур яшәүче парларны башкаларга үрнәк итеп кую, аларны таныту максытыннан оештырылган гаилә бәйрәменең сезнең җирлектә башлангыч алуы бер дә юккә түгел. Балтач элек-электән күркәм кешеләре белән данлыклы тәбәк, - дип сүз башлады инде 27 ел радиотыңлаучыларны «Пар канатлар» тапшыруы белән куандыручы Разин Нуруллин.
Чыннан да. кайсы гына җирлекне алма, һәрберсендә үрнәк гаиләләр бихисап Әнә бит Нөнәгәрдән Хания һәм Нотфулла Гариповлар, Шодадан Рәйхәнә белән Рәхимҗан Хәкимҗановлар, Салавычтан Венера һәм Степан Ивановлар, Яңгулдан Нәзифә белән Габделбәр Габделбариевлар, Каенсардан Мөнәвәрә белән Нурхада Гыйлемхановлар, Смәелдән Гөлфия һәм Мансур Газыймовлар, Шеңшеңәрдән Рәифә, Миңнеәхмәт Һадиевлар, Чепьядан Фидания белән Салихҗан Сабировлар, Түнтәрден Рәшидә һәм Әхмәт Мөхәммәтшиннар, Кенәбаштан Мөслимә белән Гомәр Юнысовлар, Соснадан Тәскирә белән Фарук Мөхәммәтҗановлар һәммәсе дә тигез гомер итеп, ил-көннәргә игелекле балалар үстергән парлар. Сокланырлык, үрнәк алырлык.
Бәйрәм сәхнәсендә кызыл туйларын билгеләп үткән яшь парлар Гүзәлия һәм Илназ Муллагалиевлар өчен күпме гыйбрәт бу. 50-60 ел үткәч тә бер-беренә терәк булып тигезлектә яшәү нинди олы бәхет?! Яшьләр адресына Казан кунаклары тарафыннан бик күп матур теләкләр яңгырады, истәлек бүләкләре тапшырылды.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин да бәйрәм кунакларына, тамашачыларга ихлас тәбрикләүләрен ирештерде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов исә балтачлыларны видеоязма аша котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250