Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Һәр балага яхшы тәрбия һәм әдәп өйрәнүдән дә олы бүләк юк».

Бала күңеле - язылмаган чиста кәгазь. Аңа кече яшьтән үк игелеклелек, шәфкатьлелек бизәкләрен төшерү Салавыч күппрофильле лицее "Дуслык" балалар оешмасының төп бурычы.

Бер-береңә хөрмәт белән карау, күркәм гадәткә өйрәнү кебек сыйфатларны балалар үзләре үк эшләре белән раслый, кулларыннан килгән кадәр шәфкатьлелек кылырга ашыга. Иртән гаиләңдә, мәктәптәгеләргә хәерле иртә телисеңме, кышкы салкында кошларга ярдәм итәсеңме - бу матур сыйфатлар туган ояңнан рухи үсеш алып, мәктәптә дәвам иттерелә.
Күршедә яшәүче ялгыз апа да, имин гаиләдә яшәүче сугыш ветераны да, тар сукмактан атлаучы өлкән бабай да - һәммәсе дә күз уңында. Шуңа да "Шәфкатьлелек" клубы девизы "Һәркөнне игелек кыл!" дип яңгырый. Кулларының көче, беләкләренең егәре кимегән һәркемгә ашыга алар. Кар яуганын көтеп кенә торалар диярсең, Җәмәлиева Фагыйлә апаның капка төбен, сукмакларын, һәйкәл территориясен ялт иттереп куялар. Җылы сүз - җан рәхәте. Һөнәри бәйрәмнәрдә, өлкәннәр көнендә дә ветераннар өчен балаларның котлаулары, хәл белешүләре көтеп алынган бүләк.
"Шәфкатьлелек" клубы өчен сугыш һәм тыл ветераннары аеруча кадерле. Күптән түгел икесе безнең арабыздан китеп барды. Соңгы очрашуда сугыш ветераны Мөнирә Галимуллинаның балаларга әйткән сүзе һәр баланың хәтерендә калды: "Җиңү җиңел бирелмәде. Шулай булмаса, яралыларның ыңгырашуы, снаряд яңгыры астында пакет илтүләр, самолетлар гөрелтесе 70 елдан бирле онытылыр иде. Ә ул чорлар әле дә истә. Без күргәнне беркем дә күрмәсен. Яхшы укып игелекле кешеләр булыгыз!"
Оешма членнары "70 еллыкка 70 хатирә" исеме астында һәр ветеранның яңа истәлекләрен барлыйлар бу көннәрдә. Лицейның тыл ветераны Мәдинә Хабибрахманованың да якын ярдәмчеләре "шәфкатьлеләр". Үз чиратында ветеран да балаларга изге киңәшләрен бирә: "Тырыш булыгыз. Эшне яратып үсегез", ди ул.
"Бер яхшылык икенчесен тудыра" ди халык. "Шәфкатьлелек" клубы әгъзаларының бер төркеме авыл мәчетенә дә йөри. Әхлак түгәрәгендә алган белемнәрен Әлфинур апалары ярдәме белән мәчеттә дәвам итәләр алар. Иртән изге ният белән мәктәпкә китсәләр, ә мәктәптә "шәфкатьлелек" акциясендә катнашып кемнеңдер күңеленә куаныч китерсәләр, кичен изге ниятләренә яңа гамәлләр өстисе бар әле аларның. Өзмәскә иде шул рухи чылбырны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250