Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район төзүчеләрне зурлады

Балтач мәдәният үзәге кичә районыбыз төзүчеләрен зурлады. Барлык төзелеш оешмалары төзүчеләре үзләренен тормыш иптәшләре белән бәйрәм концертына килделәр.

Тышта ишелеп яуган карлы-яңгыр да, әче җил дә бәйрәм кәефен төшерә алмады.Табигать капризына каршы төзүчеләргә хас тәвәккәллек һәм чыдамлык күрсәтеп бәйрәмгә килгәннәре рәхәтләнеп ял итте. Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров алар башкарган зур эшләрне матур итеп сөйләп, аларга район халкы исеменнән зур рәхмәт белдерде. Бер төркем осталарга районнын төрле дәрәҗәдәге бүләкләре тапшырылды.
Район мәгариф идарәсе, Карадуган җирле үзидарәсе, Салавыч мәктәбе җитәчеләре Алия Зәкиева, Шамил Низамиев, Люция Закирова төзүчеләргә матур биналары өчен рәхмәт әйтеп, изге теләкләрен җиткерделәр. Ә иң күңеллесе һәм төзүчеләр гөрләтеп кул чапканы - район мәдәният Үзәге хезмәткәрләре тырышлыгы белән әзерләнгән район үзешчәннәренең берсеннән-берсе матур һәм эчтәлекле концерт номерлары булды. Профессионал артистлардан ким түгел ич, дип сокланучы төзүчеләр күп иде залда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250