Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашларыбыз: "Яшәү яме биргән бит безгә – Әниләр, рәхмәт, мең рәхмәт Сезгә!"

Хәмит БАЯЗИТОВ, «Арбор» күмәк хуҗалыгы җитәкчесе: «Бу дөнья әниләрдән башка булмаган кебек, бихисап бәйрәмнәр арасында Әниләр бәйрәме булмаса, дөрес булмас иде. Һәр кешегә җан биргән изге кешеләребезне без зурларга, олыларга тиеш һәм ул даими булса тагын да әйбәтрәк. Үзебезнең җирлектә бу бәйрәмгә матур чара әзерләнә».

Нурзада ИСЛАМОВ, Балтач сөт-май комбинаты эшчесе: «Комзавод авылында төп йортта Нургаян энем гаиләсендә тәрбияләнүче әниебез Мәмдүдә янына балалар белән бергәләшеп кайтып торабыз. Бу бәйрәм көнне дә күчтәнәчләрне төяп, авылга юл тотарбыз дим. Гомере буе колхозда эшләгән әниебез безнең өчен әле дә терәк, киңәшче. Әниләр бәйрәмен зуррак итеп, газета-журналларга хәбәрләр биреп тантаналы төстә үткәрергә кирәк».
Зәйтүнә ГАБДЕЛХАКОВА, Шеңшеңәр авылы: «Әниләр көне»н бәйрәмнәрнең бәйрәме дияр идем. Мин үзем бик бәхетле кеше, ике әнием дә исән-сау, кадер-хөрмәттә яшиләр, үзем дә бик кадерле әни. Әниләрнең кадерен бер минут та истән чыгарырга ярамый. «Әни, ни хәлең бар?» дигән гади генә бер сорау да, баласы турында бары тик яхшы хәбәрләр генә ишетү дә әни кеше өчен бүләкнең иң зуры, бәйрәмнең иң олысы. Әниләрне исән чакта хөрмәтләп яшик, назлы сүзләрне, игелекле гамәлләрне кызганмыйк. Алар вафат булгач, «эх...» диярлек булмасын».
Александр НИКИФОРОВ, Гондыр авылы старостасы: «Безнең җирлектә әниләрне һәр ел саен зурлыйлар. Гаиләбездә дә бу көнне коймаклар пешереп, мул табын әзерләп бәйрәм итәбез. Ничек бәйрәм итмисең инде?! Әниләр бит алар бер генә, алар бик якын һәм газиз».
Анастасия МИХАЙЛОВА, 5 бала анасы, Биктәш авылы: «Әниләрне зурлау, аларны хөрмәтләү өчен әлеге бәйрәм бик кирәкле дип саныйм. Чөнки безнең үрнәктә балаларыбыз, оныкларыбыз тәрбияләнеп үсә. Әниләргә хөрмәт никадәр зур, тормышыбыз да шулкадәр ямьлерәк. Бүгенге көндә ялгыз гомер кичерсәм дә, балаларым көн дә иртән хәлләремне белешәләр. 11 оныгым бар. Алла боерса, оныкчыкларымны сөяргә дә насыйп булсын иде».
Фото: http://budlaska.ru/node/152/backlinks

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250