Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ринат Зариповны кая чакырганнар? (+фото)

Балтач районының чик сакчылары ветераннары лидеры Ринат Зарипов Казанда ачылачак һәйкәлдә аның проект авторы Роберт Хатмуллин белән очрашты.

28 апрель көнне Казан шәһәренең Комаров урамында төзелеп, тиздән 4 майда чик сакчылары хөрмәтенә тантаналы төстә ачылачак һәйкәл янында Балтач районының чик сакчылары ветераннары лидеры Ринат Зарипов шушы һәйкәлнең проект авторы, СССР чик гаскәрләре ветераны Роберт Хатмуллин арасында дусларча очрашу булып узды.

Роберт Балтачтан килгән кунакка һәйкәлнең төзелү тарихын, үзенчәлеге, төзелеш вакытындагы килеп туган кыенлыклар турында cөйләде һәм Балтач чик гаскәрләре ветераннарына истәлеккә Россия иленең чик буеннан алынган җирне тапшырды. Ринат Зарипов бу символик "Изге туфракны" Балтачтагы “Ватан сакчылары” һәйкәлендәге чик сакчылары почмагына урнаштыралачагын әйтте.

Ветераннар чик сакчылары хөрмәтенә һәйкәлгә чәчәкләр салдылар, истәлеккә фотога төштеләр. Очрашу ахырында Роберт Хатмуллин теләге булган барлык ватандашларны 4 май көнне 10.00 сәгатьтә һәйкәлне ачу тантанасына чакырды.

Фото: Ринат Зарипов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һәйкәл