Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рушания ШАКИРОВА : «Ярый әле кызларым авылда».

Үзләренең яшәешләре, тырыш хезмәтләре белән үрнәк булырдай гаиләләр бик күп Нормада. Аларның күбесендә ишле бала тәрбияләнеп, белем алып чыкканнар. Шундый гаиләләрнең берсе - Фәйзрахмановлар. Габдулла абый белән Зәйнәп апа (алар инде мәрхүмнәр, урыннары оҗмахта булсын) дүрт кыз тәрбияләп үстерделәр.

Сүзем шушы кыз балаларның берсе Саймә Вәлиуллина хакында. Гаиләдә иң олы бала булганлыктан, үзеннән кече туганнарын кайгырту, аларны тәрбияләү дә аның өстендә була.
Мәктәпне тәмамлагач, Кариле фермасына сыер саварга төшә. Бутый белән пычрак ерып төшәргә, кул белән саварга, күпме кул хезмәте башкарырга кирәк. Җәйге төн бик кыска, кайтып башны төртергә өлгермисең, иртәнге савымга торасы.
Саймә тагын фермага юнәлә, өйдәге эшләрне карарга да өлгерә, бернинди авырлыклар алдында югалып калмый, түзә, сабыр итә, намус белән хезмәт куя. Гаиләсе дә авылда күпләргә үрнәк булды. Тормыш иптәше Рифат абый (мәрхүм, урыны оҗмахта булсын) белән 5 бала тәрбияләп үстерделәр.
Дөньяның бар яме пар канатны җилпеп-җилпеп югарыда очканда гына күренә. 32 ел инде ул пар канатсыз. Ярый әле, кызларым авылда дип сөенә Саймә апа, берсеннән-берсе уңган, булган, әни дип өзелеп торалар, килеп булышалар, янында кызы Рәхиләсе белән бик бәхетле гомер кичерәләр, кияүләре дә әби дип кенә тора, һәр эшкә ярдәм итәләр. Кызганыч, бердән-бер улы Рафисы гына бик иртә мәрхүм булды.
Кешеләрне, тормышны яратучы Саймә апа бик күп авырлыклар күргән, сабыр иткән. Хәзер шул сабырлыкларының әҗерен күреп, бәхетле гомер итә.
Фото: http://www.kp40.ru/news/society/27513/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250