Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сагындырган Сабантуй

2012нче ел авыл Сабантуен күрергә насыйп булмады: республика клиник хастаханәсендә операция көтеп калдым. Шулчак үз-үземә нәзер әйттем: үз авылым һәм барып күрә ала торган Сабантуйларда рәхәтләнеп гармун уйнармын, алла боерса.

Быелгы авыл Сабан туе үзенә күрә үзенчәлекле оешты. Билгеле булганча, 2012нче ел азагында ике күрше авыл күмәк хуҗалыклары берләштерелеп, бер исемдә эшли башладылар. Эше бергә булгач, ашы да уртак - Сабантуй уздыру вакыты җиткәч, күмәк хуҗалыкның Сабантуй бәйрәмен кайда, кайсы авылда уздырыласы көн кебек ачык иде - Чутайда! Тик 240 хуҗалыклы нөнәгәрлеләр сер бирмәскә, үз авылларында да Сабантуй үткәрергә карар кылдылар.

Гомердә булмаганча авыл халкы бу юлы үзе башлап йөрде: Сабантуй бүләкләрен алу өчен һәр хуҗалыктан акча да (350 сум), авыл мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре һәм урта мәктәп укучылары белән әрәпә җыюны да оештырдылар. Бизәлгән атта гармун тартып баручыга милли киемнәрдән киенгән укучы кыз-малайлар җыр-бию белән кушылдылар. Капка төпләренә туктап әрәпә бирүче апа-җиңгиләргә җырлап та, биеп тә күрсәттеләр. Бүләк бирүчеләр үзләре дә җыр-биюләргә кушылып китте хәтта. Тырышлык бушка китмәде. Авыл халкыннан бик күп бүләкләрдән тыш 68280 сум акча җыелды һәм ул саллы гына бүләкләр алу өчен Сабантуй уздыру комиссиясенә тапшырылды.


Бүләкләр димәктән, шушындый зур бәйгегә акчалата-бүләкләтә ярдәм иткән нәсел җепләре авылга килеп тоташкан шәхесләрне әйтмичә китү дөрес булмас.
Васил Каюмов - 23; Рамил Җәмилов - 20; Фагыйль Шәфигуллин - 5; Марсель Гафиуллин - 4; Наил Гафиуллин 3 мең сум акча биргән. Өч бертуган - Фагыйль, Марсель, Наил яшьләр көрәшендәге I, II, III урынны алучы батырларга өстәмә бүләк ясадылар.
Ринат, Рифат Әсхәтҗанов - 5; Альберт Нәҗипов - 5; Азат Әхмәтханов - 3; Рафис Закиров - 2шәр, Камил Гарипов - 1.5, Фидаил Гомәров, Рифат Миңнемуллин, авыл кибете (сельпо) меңәр сум өлеш керттеләр.
Авылның иң өлкән апаларыннан берсе - Гафифә Мифтахова иң арттан килгән чабыш атына ел саен аерым бүләк чыгара, быел да ул юрган бүләк итте.


Нөнәгәр авылының Сабантуй уздыру урыны авылга терәлеп агучы инеш буенда. Инеш аркылы салынган басмадан киң болынлыкка чыгарга, ат чабышы карарга, авыл каршындагы катнаш урманлы тауга күтәрелергә мөмкин. Бер кырыенда волейбол мәйданчыгы, икенче якта тәмле сулы Баһави чишмәсе челтери. Килгән кунакларның, тамашачыларның транспорт чараларын куярлык урын да иркен, җайлы. Быелгы Сабантуй урынына ремонт эшләрен авылдашыбыз Рамил Газизуллин биргән төзелеш материаллары белән Расих Мөхәммәдиев, Газинур Хәмидуллин, Марат Габдрахманов кебек ир-егетләр башкарган: утыргычлар алыш-тырылган, үзешчәннәр өчен сәхнә киңәйтелгән-зурайтылган.


Ниһаять, билгеләнгән көн - Сабантуй! Олысы-кечесе, карты-яше, килгән кунаклар мәйданга агыла. Аларны җыр-музыка тавышы белән беррәттән, тәмле ризык исләре аңкытып, кибет-ашханә рәтләре каршы ала: рәхим ит, күңел ач, бәйрәм ит, дус-иш, яшьтәшләреңне барла! Җигүле атларга утырып кергән гармунчыларга кушылып җырлаучы яшь җилкенчәк Сабантуйны башлап җибәрде. Төрле милли һәм спорт уеннары, шаян уеннар бер-берсен алыштырып кына торды. Сабантуйны алып баручы авылыбыз егете Раил Нигъмәтҗанов мәйданны үз кулында тотты: көлдерде дә, биетте дә, уйнатты да...


Ярышлар, көрәшләрне, алар арасындагы ялларны һәвәскәр артистлар чыгышы бизәп торды. Нинди генә гармун моңнары яңгырамады да, нинди генә матур җырлар җырланмады ул көнне! Авылдашыбыз Наил Гафиуллин Әлмәт шәһәреннән алып килгән җырчылар Валентина һәм Илфат Исламовларның җырлавын мәйдандагылар яратып: «тагын кайтыгыз!» - дип калды. Биюләр кую остасы Алсу Шәмсетдинованың шәкертләре зурайтыштан, иркен сәхнәдә берсеннән-берсе матур, зәвыклы биюләр күрсәтте.
Мин дә үз нәзеремне үтәдем. Берсен алып, берсен куеп берничә төр гармунда рәхәтләнеп уйнап, йөрәгемне дә бастым һәм әле гармун моңы онытмаганнарны яшьлекләренә дә алып кайттым. Күп булды ул көнне гармун тартучылар: Соснадан да, Малмыждан да. Әле без бар икән - гармунчылар!


«Бердәмлек тау күчерә», - ди халык мәкале. Нөнәгәрлеләр моның шулай икәнлегенә бүген тагын бер кат инандылар һәм әле мәйдан таралгач та авыл өстендә җыр-гармун тавышы тиз генә тынмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X