Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сезнең исем — йөрәкләрдә!

9 Май иртәсе туган илебезгә 68нче тапкыр Җиңү язын алып килде. 68нче тапкыр имин елларда таң атты, кояш чыкты.

Сугыш беткәнгә ничә дистә еллар үтсә дә, ветераннар әле дә булса төшләрендә илебезне фашистлардан азат итә, яу кырында үзләрен аяусыз көрәшә. Ни кызганыч, аларның сафы күзгә күренеп кими. Бүген аларның нибары 51е генә исән. 9 Май көнне район үзәгендә үткән парадта да бик азы гына катнашты.


Элеккеге елларда сугыш һәм тыл ветераннарын тере коридор аша үзәккә озаткан булсак, быелгы чаралар «Батырлар аллеясы» каршындагы мәйданда гына узды. Чара башланыр алдыннан иң элек Бөек Ватан сугышы ветераннары яуда башларын салган һәм туган җиргә кайткач вафат булган фронтовик дуслары хөрмәтенә һәйкәлгә чәчәкләр салды. 1941нче ел, 21нче июнь киче... авыл халкы кичке уенда күңел ачканнан соң тыныч йокыга тала. Ә иртә белән явыз немец туган илебезгә һөҗүм ясый. Авыл ир-егетләрне елап яуга озата. Тылда да нәкъ сугыштагы кебек тормыш өчен көрәш башлана... Йөрәкләрне тетрәндергән бу мизгелләр ветераннарны кабат шул чорга алып кайтты, хатирәләрне кабат күңелләрдә яңартты, яшь буынга тарих турында сөйләде, өлкәннәр батырлыгыннан гыйбрәт алырга чакырды.


Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары хөрмәтенә җитәкчеләр һәм Казан кунаклары тарафыннан иң изге теләкләр яңгырады. Армия сафларыннан яңа гына кайткан Бөрбаш егете Айдар Кәримуллин да:
- Без сез яулаган тынычлыкны сакларга, илебезне якларга бурычлы. Имин еллар өчен рәхмәт Сезгә, ветераннар! Бәйрәм белән Сезне! - дип ихластан бәйрәм котлауларын ирештерде.


Бүген арабызда булмаган Бөек Ватан сугышы ветераннары бер минут тынлык белән искә алынды, алар хөрмәтенә һәйкәлгә веноклар салынды, үзәк урамнан Бөек Җиңүнең 68 еллыгына багышлап парад узды. Мәдәният үзәгендә сугыш һәм тыл ветераннары хөрмәтенә чәй табыны әзерләнгән иде. Ә бәйрәм чаралары исә «Батырлар аллеясы» каршында үзебезнең артистларның музыкаль чыгышлары белән дәвам итте. Аларның һәрберсе ветераннарга хөрмәт, ихтирам һәм дан булып яңгырады. Кичке сәгать 10да Балтач күгендә салют атты, «Сезнең исем - йөрәкләрдә. Сезнең батырлык мәңгелек. Зәңгәр күкләр, имин еллар өчен рәхмәт Сезгә, ветераннар!» дигән теләкләр яңгырады.
Рәсемдә: Бөек Ватан сугышы ветераннары җитәкчеләребез янәшәсендә.


Безнекеләр җиңү яулый.


Сугышка озату.


Тыл ветераны ФАРУК НӘКЫЙПОВ:
«Безнең буын бик күп авырлыклар күрде. Шөкер, бүген тыныч һәм имин тормышта яшибез. Шушы муллыкның, бөтенлекнең кадерен белеп яшәсәк иде. Киләчәктә сугыш афәтләре күрергә язмасын».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250