Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шатлык өстәсен иде

Безнең өчен иң кадерле булган кешебез, Балтач авылында туып-үскән Нигъмәтҗанова Фәния Мәгъсүмҗан кызына 14 ноябрьдә 60 яшь тулган булыр иде.

Ләкин ни кызганыч, ул инде безнең арабызда юк. аяусыз авыру безнең Фәниябезне 43 яшендә бу якты дөньялардан алып китте. Фәния озак еллар Балтачның 1нче номерлы балалар бакчасында эшләде. Ул вакытта бергә эшләгән дуслары, хезмәттәшләре, әти-әниләр арасында аның абруе зур, ихтирамлы булды. Үз группасына йөргән һәр баланы үзенекедәй якын итеп, яратып таза-сау, матур, игелекле балалар булсыннар дип тәрбияләде шул ул.

Тормышка чыгып Чаллы шәһәренә киткәч тә балалар бакчасында эшләде. Табиблар бала алып кайтырга ярамый дип әйтсәләр дә, ул бар көчен җыеп улы Наилен тудырды. Ләкин улына сигез яшь тулгач, Фәниябезне каты авыру аяктан екты. 1996нчы елда без аны җир куенына илтеп салдык.

Фәниянең үлемен ул вакытта исән булган әниебез, барлык туганнар бик авыр кичердек. Ятим калган кечкенә Наилне, аның үсеп буй җиткергән матур көннәрне күрә алмыйча вафат булган Фәниябезне кызганудан йөрәкләр кысылды. Һәм нинди рәхимсез бу язмыш! Авиация университетының икенче курсын тәмамлап яшәүдән ямь, тормыштан тәм табып, сөенеп кенә йөргән Наилебезне исерек шофер юлда таптап үтерде. Шул көннәрдәге кайгы-хәсрәт, күңелсез көннәр безнең барыбызны да тагын аяктан екты. Наилне әтисе-әнисе өчен дә бик озак яшәр әле, менә дигән талантлы, булдыклы, укымышлы, ярдәмчел кеше булыр әле дип сөенеп йөри идек.

Хәзер инде Фәнияне, улы Наилне бары тик якты хатирәләр аркылы гына искә төшереп юксынабыз, сагынабыз.
Балтач авылы зиратында янәшә ике кабер бар. Килгән саен безне тын гына каршы алалар, моңсу гына озатып калалар. Аларның берсеннән Фәния, икенчесеннән улы Наил моңсу гына карап тора күк.

Бу көннәрдә безгә бигрәк тә ямансу. Бергә-бергә Фәниянең 60 яшьлек юбилеенда утырган булыр идек. Әнә бит инде күпме сулар акса да бергә эшләгән хезмәттәшләре Сания, Хәдичә, Фирдәүсә, Миләүшә, Дилбәр... белән урамда очрашканда Фәния турында әле һаман яратып, сагынып искә алабыз. Әмма Ходайның чиктән ашкан мондый да авыр сынауларына да түзәргә туры килә шул.
Фәкать яхшы яктан искә алуыбыз, әниле-уллы - Фәния белән Наилнең рухына шатлык өстәсен дигән теләктә калабыз.
Барлык туганнар исеменнән апасы Мөнирә ХӘБИБУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250