Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шеңшеңәргә «инвестор» килгән?..

Һәм утыз ел авылның балалар бакчасында, егерме биш ел «Маяк» җәмгыяте ашханәсендә эшләүче пешекчеләрне үзенә эшкә алган. Әлбәттә, бу шаяру гына. Чынлап әйткәндә, сүз Норма авылында яшәп, сәүдәгәрлек итүче Ринат Нәсыйховның сәүдә челтәре турында бара.

Уңышлы сәүдә алып баручы Нәсыйховлар Нормадагы «Раил» (биредә сату гөрли генә!), Раил - «Сәүдә йорты» кибетләре аша халыкка яхшы таныш. Быел алар Шеңшеңәр авылында да чираттагы кибетләрен ачтылар. Кибет ачып кына калмадылар, «Кафе-Кулинария», «Мәҗлесләр залы» да булдырып, эшчәнлекләрен тагын да куәтләндереп җибәрделәр. Юк, алар биредә төзелеш алып бармады, район кулланучылар җәмгыятеннән күптән бикләнгән кибетне сатып алдылар да, шуны заманча шартларда төзекләндереп-реконструкцияләп, ялт иттереп куйдылар.
Яңарту бер мәсьәлә, ә менә хезмәт коллективы туплый алу бөтенләй икенче мәсьәлә. Хуҗалар кибет-кафе-мәҗлесләр залына хезмәткәрләрне ерактан китертмәгән, Шеңшеңәр җирлегендә яшәп, эшләп, хезмәт тәҗрибәсе туплаган ханымнарны эшкә алган. Кафе-кулинари-ядә эшләүче 5нче разрядлы пешекчеләр - Фәния Фатыйхова, Фирзия Нәбиеваны авылдагы-лар гына түгел, тирә-якта яшәүчеләр дә останың остасы, әдәпле, пөхтә икәнлекләрен яхшы белә. Алар янәшәсендә 4нче разрядлы пешекчеләр Фәнизә Бариева, Эльвира Гарифҗановалар хезмәт куя. Барысы да шеңшеңәрлеләр. Технологлары Зөләйха Рамазанова гына Кариле авылыныкы. Нәрсә генә пешермиләр биредә: 40 төргә якын кулинария ризыгы әзерлиләр - берничә төрле пирог (алма белән җимештән пешергәнен аеруча да яратып алалар); соңгы елда гаилә бәйрәмнәре менюсында популярлашкан сметанник; паштет, чәкчәк, катлы-катлы итеп өйгән «атнинка», бәлеш... Бәлеш дигәннән, биредә итле борай бәлеше пешерәләр. Бер бәлешнең бәясе - 750 сум тирәсе, аннан кала җимешле-дөгеле бәлеш, анысы 594 сум. Кунак килә, бәлеш саласы бар, дип таң белән торып йөгерәсе дә юк, акчаң булса, 3-97-27гә шалтырат та әйт, хәзер пешереп бирәләр. Тик алдан әйтүегез кирәк, заказлары бик күп, өлгермәскә дә мөмкиннәр. Эш белән тынгысыз тормыш алып барган авыл халкы рәхәтен күрә - бәйрәмнәргә, я булмаса болай ашарга мантый белән пилмәнгә кадәр ясатып ала башлаган. Шулай ук кискән токмач та популярлыгын югалтмый. Кафе-кулинария кичке сәгать 7гә кадәр эшли, якшәмбе көнне бер дежур-кулинар гына хезмәт куя, калганнары ял итә. Димәк, заказларны якшәмбе көнне дә бирергә була. Ачыккан юлчылар бирегә кереп кулинария ризыкларыннан авыз итә, итле пәрәмәч, эремчек кабартмалары монда бөтенләй башкача тәмгә ия.
«Мәҗлесләр залы»нда һәр атнаның җомга-шимбәсендә туй - Шеңшеңәр, Смәел, Чутай, Борнак, Нөнәгәр, Ор авылының яшь парлары биредә бәйрәм табыны артында утырып, изге теләкләргә күмелә. Тәүге туй июль аенда булган. 150 кунак сыешлы зал, өстәлләр уңайлы итеп төзелгән, сервислау күңелгә ятышлы итеп башкарыла. Туй алып баручылар да уңайлы-лыкларның уйланып тудырылуыннан канәгать. Туй табынына җаның ни тели, әйт кенә, шуны әзерлиләр. Хәтта пирожныйларны да үзләре пешерәләр. Туй үткәрү чагыштырмача арзанга төшә, арендага акча алынмый.
Кулинария ягы гыйнварда ачылган. Кибет янында дүрт сатучы эшли - Люция Зарипова, Әлфирә Нәбиева, Рафилә Галимуллина, Ләйлә Зәкиева - дүртесе дә шеңшеңәрлеләр. Монда керсәң, буш чыкмыйсың. Нәрсә кирәк - шул бар. Ассортиментны әйтеп бетерә торган түгел - ашау-эчү, кием-салым, көнкүреш кирәк-яракларыннан бөтен нәрсә дә шыплап тулган. Заманында район кулланучылар җәмгыятендә җиң сызганып эшләве эзсез югалмаган Гөлфия Нәсыйхованың, хәзер, әнә, эшмәкәрлек эшчәнлегендә киң чагылыш таба. Сорау туа - Ринат әфәнде каян килеп Шеңшеңәрдә шундый зур комплекс булдырырга уйлаган. Нәсыйховлар гел өйрәнүдә, эзләнүдә, күзәтүдә шул, шунсыз алга китәм димә. Ерак авыллардан кадәр район үзәгенә килеп туй үткәрәләр иде - алар түбән як халкын бу километрлы мәшәкатьтән азат итте. Калганын әйтеп тә торасы юк, кибетләренең халыкка тынгысыз хезмәт күрсәтүләрендә анык күренә.
Нәсыйховлар Нормада да «Раил» кибетен зурайттылар. Шулай ук Кариле авылындагы райпо кибетен сатып алып, азык-төлекне күпләп сатуны оештырып җибәрделәр, шунда ук төзелеш материаллары кибете дә ачарга җыеналар.
Нәсыйховлар гаиләсенә, шулай ук аларның кул астында эшләүчеләргә уңышлар телик, авырмасыннар, сау-сәламәт булсыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250