Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шундый бер һөнәр бар

Җир йөзендә, дөресрәге безнең илдә, шундый бер һөнәр бар: эшлисең, эшлисең, ә ул, әкияттәге кебек, һич бетми. Үзе эшләп карамаган кеше аның тирәнлеген, җаваплылыгын һич аңлап бетерә алмый. Ул үзе кешеләрне тикшерергә, өйрәтергә тиеш, ә күп вакыт аның үзен тикшерәләр. Җавабын тиз генә таба алмасаң, үзем әйтәм: ул - директор...

Мәктәптәге иң авыр һөнәрләрнең берсе. Шуңа күрә бу эштә озак эшләүчеләр сирәк. Шундыйларның берсе - Балтач урта мәктәбендә 20 елга якын директор урынбасары булып эшләүче Ләлә Мәгъсүм кызы Сабитова.
Бу хезмәтне сайлаучылар, беренчедән, төгәл булырга, һәр эшне вакытында, җиренә җиткереп башкарырга тиешләр. Икенчедән, үз-үзләренә, алай гына да түгел, коллективтагы һәр кешегә таләпчәнлекләре белән аерылып торырга, өченчедән, һәркемгә тигез карап, куйган хезмәтне дөрес бәяли алырга тиешләр.


Ләлә Мәгъсүмовна бу таләпләрнең барысына да җавап бирә. Туры сүзле булуы, үз фикерен өзеп әйтә алуы, кирәк вакытта төпле киңәше белән ул коллективта ихтирам яулады. Нинди генә эшкә тотынса да, оештыру сәләте күренеп тора. Аның өчен эре яки вак, кирәкле яки кирәксез, минеке яки синеке дигән эшләр юк. Аның һәр нәрсәгә йөрәге авырта, һәр эшкә кулы ятып тора. Укучы белән укытучы арасында аңлашылмаучылык килеп чыкканмы, әти-әниләренә ниндидер сораулары туганмы, мәгариф идарәсенә сораулары бармы, башта һәркем директор урынбасарына мөрәҗәгать итә.

Аңа һәр кешенең сере сыя. Кирәк вакытта җелегеңә үтәрлек итеп орышып та куя. Миннән еш кына: «Дуслар булгач, эшләве җайлыдыр», - дип сорыйлар. Мин: «Әйе, - дим. - Завучлар кушкан һәр эшне вакытында, җиренә җиткереп башкарсаң, үз эшеңне, ул әйтмичә дә, төгәл эшләсәң, бик рәхәт», дим. Дуслар өчен йөзенә кызыллык килмәсен дип, артыграк та тырышканны әйтеп тормыйм.


Бүгенге көндә, күз тимәсен, Ләлә ханым бик бәхетле. Өлкән яшьтә булса да, тынгысыз җанлы, яшәү тәмен белеп яшәүче әнисе Раушания ханым Кариле авылында гомер итә. 3 баласы да тормышта үз урыннарын тапканнар. Яратып сөяргә ике оныгы бар. Ире Марсель белән уртак тел табып яшиләр. Туганнары исән-сау. Яратып эшли торган эше, сагынып кайта торган өе бар. Хатын-кыз ничә яшьтә булса да, шуннан да зур бәхет буламыни?!


Рәсемдә: Ләлә Мәгъсүмовнаның район һәм республика күләмендәге фән олимпиадаларында җиңү яулаган укучыларны тәбрикләгән мизгеле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250