Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сорауларга җавап бирелде

21 ноябрьдә дәүләт теркәү, кадастр һәм картография идарәсенең Балтач бүлегендә Ачык ишекләр көне үткәрелде.

Биредә җиргә, күчемле һәм күчемсез милеккә, техник инвентаризация, гражданнардан гаризалар кабул итү тәртипләре һәм башка күптөрле мәсьәләләр буенча сорауларга җавап алырга мөмкин иде. Чөнки анда нәкъ менә шушы эшләр белән шөгыльләнүче күп оешмаларның әйдәп баручы белгечләре катнашты.
Район башкарма комитетының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасыннан, юридик бүлегеннән дә белгечләр килгән. Нотариаль контора, салым инспекциясе, техник инвентаризация бюросы, кадастр палатасы, җирне кадастрлау һәм бәяләү җаваплылыгы чикләнгән оешмасына кагылышлы сорауларга шактый ачык җаваплар булды. Бу мәсьәләләрне хәл итүдә катнашы булмаса да, халыкта сорау була калса дип, хәтта Пенсия фондыннан да белгеч чакырганнар иде. Халык өчен гаять мөһим булган һәм аларны гел кызыксындырган шушындый мөһим мәсьәләләр турында уртага салып сөйләшүне оештырган һәм бу очрашуны мәгънәле итеп алып барган дәүләт теркәү, кадастр һәм картография идарәсенең Балтач бүлегенең баш белгеч эксперты Ильвир Фәтхетдинов бу көнне бик зур эш башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250