Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тиң парлар, матур парлар

- Менә шушылай тормыш иптәшеңнең беләгенә тотынып, тудырып үстергән улың, кызың янәшәсендә фотога төшә алу үзе бер бәхет түгелмени?! - диде Сылу Әхмәтханова бәхет нәрсә ул дип сорагач.

Рәсемдә Сылу тормыш иптәше Камил, кызлары Зилә һәм уллары Раил белән. Әле ике оныклары да бар. Урам аркылы гына күрше йортта кияүгә чыгып яшәүче кызлары Зиләнең балаларын кодагыйлары Асия карап калган. Янәшә булгач, бу ике йортның капкалары гел ачык, кода-кодагыйлар бер-берсенә йөрешеп, аралашып, дус яшиләр. Былтыр җәй Казан телевидениесеннән Сылуның ишегалларындагы чәчәкләрен, алар арасына шул чәчәкләргә охшатып урнаштырылган дистәләгән төрле җәнлекләрен, кошларын, бөҗәкләрен төшереп тапшыру әзерләргә килүчеләрне дә иң элек Асия каршы ала, кодагыен эшеннән чакыртып кайтара. Асиянең кода-кодагые турында: «Исеме-җисеменә туры килгән Сылу белән һәряктан камил булган Камил сокланып туймаслык парлар», - дигән сүзләрен телевизор караучылар хәтерлиләрдер әле. Шуннан соң озак та үтмәде Әхмәтхановлар гаиләсе турында Балтач радиосыннан да бик җылы тапшыру булды.
- Абыем Мөдәррискә ияреп кайткан иде. Шунда танышып, сөйләшеп киттек. Очрашып йөри башладык, - дип сөйли Сылу. Арбор егете Камил Бөгелмә индустриаль педагогик техникумын тәмамлагач, Үрнәккә җибәрелгән була. Укыганда практиканы Нормадагы училищеда үткән егетнең кемлеген белеп калган директор Рамил Фазлыев, ничек итсә итә, аны үзләренә кайтаруга ирешә. Мөдәррис тә шушында эшли. Язмыш шулай таныштыра Камилне Сылу белән. Һәм кавыштырып та куя. 5 ел очрашып йөргәннән соң 1986нчы елның җәендә гөрләтеп туй итәләр. Менә 27 ел инде көннәре, айлары... бергә аларның. Йортлары, каралты-куралары нык, таза, матур. Аңа кадәр җиткереп торган йортларын сатканнар.
- Берне генә түгел, ике йорт җиткерде Камил. Утырткан агачлары да бихисап. Улыбыз да үсеп җитте, - ди Сылу елмаеп. Уллары Раил архитектура-төзелеш университетының 5нче курсында укый икән. Билгеләре шәп, студент авылдашларына да бик булыша. Әтисенә ошаган, кешегә бик ярдәмчел, игътибарлы, башкалар кайгысына битараф түгел. Укучылары машина йөртү буенча имтихан бирер алдыннан бөтенләй йокысы кача Камилнең. Әнә, «5ле»гә генә укучы бер егет нәкъ шушы имтихан вакытында каушап кала торган булган. ГАИ хезмәткәрләре янында курку халәтеннән арындырып, барыбер бирдерүгә ирештергән имтиханын. Шулай һәр укучысы өчен ут йотып, кайгыртып, борчылып йөрүләр дә эзсез калмагандыр, соңгы елларда йөрәге үзен сиздерә башлый Камилнең. Һәм узган ел операция өстәленә ятарга мәҗбүр була. Әле гыйнварда 55е генә тулды ич. Җир җимертеп яшәр чагы.
- Яшибез әле, алла боерса. Гыйнварда минем дә юбилей - 50 тулды. Тагын 5 елдан Камилгә - 60, миңа 55 яшь тулып, пенсиягә дә бергә чыгабыз әле, - ди Сылу. Киләчәккә өмет белән яши, Камилгә дә төшенкелеккә бирелергә юл калдырмый ул. Нормада яшәүче 82 яшьлек Зөлхәбирә апаның 8 баласының 7нчесе булып туган ул. Техникум тәмамлагач, башта 15 ел сөт-май комбинатында эшләгән. Шуннан соң хәзерге көнгә кадәр «Сельхозтехника» кибетендә сатучы. Сатып алучыларның яраткан сатучысы. Тормыш иптәше Камилне дә училищеда да, укыткан укучылары да бик хөрмәт итәләр. Инде үзе онытып бетергән укучылары да өйләренә килеп, рәхмәт әйтеп, бәйрәмнәр белән котлап китәләр.
Моннан 8 ел элек ул үткәргән республика күләмендәге ачык дәрес бик югары бәяләнгән, аңа «Иң яхшы дәрес эшләнмәсе авторы» дигән исем бирелгән һәм ул эшләнмә үрнәк итеп «Мәгариф» журналында басылган. Камилнең укучылары белән катнашып төрле ярышларда җиңеп алган бүләкләре, Мактау таныклыклары да бихисап.
Бер-берсен күз карашларыннан аңлап, үзләре әйтмешли, эштән өйгә һәркөн бер-берсен сагынып кайтып яшәүче шушындый матур парлар күп булганда авыллар да бетмәс, үсәр, яшәрер әле. Яхшы җирдә, яхшы тирәлектә шытымнар да нык була бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250