Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әти сүзе горур яңгырый

Әтием диеп дәшә алу, аның балаларын, туганнарын яратуын, кайгыртуын тою иң зур сөенеч, бәхеттер. Ул безнең ныклы киңәшчебез булганы өчен без бик бәхетле.

Әтиебез Нурислам Гарифуллин - гаиләнең терәге, тоткасы булып тора. Ата исемен горур йөртә белүче, намусына тап төшермичә, аек акыл белән эш итүче ир булганда, гаиләдә иминлек хакимлек итә. Алар - барлык авырлыкларның җиңел юлларын табучылар, үзләренең киң җилкәләре белән балаларны җил-давылдан саклаучылар. Бу сыйфатларга минем әтием дә ия.
Кышның матур, салкын көнендә дөньяга килгән әтием, кечкенәдән үк механизатор хезмәтен ярата, шуңа да шушы һөнәрне үзләштерә. 1982нче елда хәрби хезмәткә алынып, 1984нче елда туган якларына әйләнеп кайта. Аннан «Яңа тормыш» колхозына тракторист булып эшкә урнаша. Намуслы хезмәте өчен алдынгы урыннарны яулый. 1987нче елда әнием белән матур гаилә корып җибәрәләр. Бер кыз, ике малайга тормыш бүләк итеп, ныклы тәрбия бирәләр. Әти-әниебездән үрнәк алып, без бик тырыш һәм эшчән булып үстек. Әтиемнең яшь гомерләре үтеп тә киткән. Хәзер ул хөрмәтле әти генә түгел, ә бабай да. Киләчәк тормышының бәхетле, матур булуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250