Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әти йорты (хикәя)

Гөлсинурга авылда атасыннан мирас булып калган йортлары турында әнисе Сәвия бүген тагын шалтыратты:

-Кызым, син кайчан барып рәтләп киләсең инде андагы эшләрне? Эчендәге әйберләрен җыеп түгәргә дә, сатарга кирәк инде өйне. Күпме торыр ул? Болай хуҗасыз килеш торса, тиз черер. Урыны да әйбәт йортның. Авыл уртасында. Хакларның әле әйбәт чагы. Акчасы артык булмас, кирәк җире табылыр.
-Ярар, әни. Бу ялда барырмын, - үзе өчен читенрәк булган бу теманы ябасы килеп, Гөлсинур тиз генә телефон трубкасын куйды.
Аягы бик тартмаса да, әнисенә сүз биргәч, җәйнең бер ялында китте ул соңгы елларны әтисе яшәгән авылга. "Чынлап та, әни хаклы. Сатарга кирәк йортны. "Үле капитал" булып тик тора. Кызны укытырга күпме акча кирәк...", - уйланды ул юлда килгәндә.
Асфальт юлдан борылып дүрт чакрым чамасы тузанлы юлдан баргач, шактый зур һәм төзек авылның уртасындагы калай түбәле, тәрәзәләре агачтан челтәр белән бизәкләнгән, каршында чәчәкләр үскән йорт янына килеп туктады. "Чәчәкләр?..", - көтмәгән иде ул монда берсеннән-берсе матур, күз явын алырлык аллы-гөлле чәчәкләр күрергә! Әйтерсең дә, өч ел буе хуҗасыз торган өй буш түгел! Әзрәк гаҗәпләнеп, Гөлсинур ишек алдына керде. Монда да тәртип, чүп үләне кырып чабылган. Һәр нәрсә үз урынында... Аптыравы арта барган хатын ишек йозагын борды. Соңгы тапкыр өйдә алар әтисен җирләгәндә булганнар иде. Өч ел буе кешесез торган йортка охшамаган бит бу! Тәрәзә төбендә гөлләр чәчәк атып утыра... Ялтыравык тимер башлы сиртмәле карават пөхтә итеп җыеп куелган... Бер җирдә бер тузан күрмәссең! Гөлсинурга хәтта кинәт куркыныч булып китте! Әллә әтисе кайтып йөри микән теге дөньядан?! Бер тын өй эчендәге чисталыкка, пөхтәлеккә карап торды да атылып тышка чыкты. Дерелдәгән куллары белән урам капкасын ачып ятканда маңгайга-маңгай күрше Рәшидә апа белән бәрелде. "И, балакаем! Бер хәбәрсез кайтып төшкәнсең. Курыктыңмени?", - Рәшидә, Гөлсинурның агарган чыраен күргәч, барсын да тиз аңлап алды. "Курыкма, балам. Әтиегезнең күршеләре, үзебез карыйбыз аның йортын. Бик яхшы кеше иде мәрхүм.", - дия-дия, Гөлсинурны җитәкләп диярлек үзенә алып керде. Чәй эчерде. "Әлегә хәтле ышанасы килми Шәрифнең үлгәненә. Авылның тоткасы иде бит... Тыңламаган йомышы, кылмаган изгелеге юк иде халыкка. Ай-һай кыен ул булмагач...", - дип елап та алды. Гөлсинурның өйне сатарга ниятен белгәч, берни дә дәшмәде. Шулай да, кичен кунарга керергә чакырып, капка төбенә хәтле озатып чыкты.
Гөлсинур, эшне кызу тотарга ниятләп, чүп-чар салырга чоланнан берничә арыш капчыгы алып чыкты да, өй эчендәге әйберләрне барлый башлады. Агачтан челтәрләп ясалган киштәдә китаплар... Күбесе бик иске. Кулы бармады Гөлсинурның аларны чүп капчыгына озатырга. Китап хәтле китапка хөрмәт белән карарга үзе өйрәткән иде аны әтисе. Гөлсинурның кулы киштәдә яткан фотоальбомнарга үрелде. Менә алар, әтисе, әнисе, өчәүләп диңгез буенда ял итәләр... Менә әтисе заводта станок артында... Менә әтисе җитәкләгән кечкенә Гөлсинур, үзеннән дә зур чәчәкләр гөлләмәсе тотып, беренче класска бара... Кайда карама - әтисе, әнисе, Гөлсинур! Башка бернинди сүрәт юк. Әйтерсең дә, гайләсеннән аерылгач Шәрифнең тормышы тукталган...
... Әтисе белән әнисенең аралары суына башлаганда Гөлсинур унынчы класста укый иде. Туксанынчы еллар. Моңа хәтле заводта тырышып-тырмашып, әйбәт кенә эш хакы алып эшләгән әтиләре өйгә акча алып кайтмый башлады. Илдә дә, завод-фабрикаларда да катлаулы үзгәрешләр башланды. Дистә еллар буе салынган элемтәләр өзелде. Завод чыгарган продукцияга сорау бетте. Хезмәт хакын айлар, еллар буе тоткарлый башладылар. Көн саен гаепле башын түбән иеп кайтып кергән иренә хатыны Сәвия күтәрелде дә бәрелде, күтәрелде дә бәрелде. "Ничек яшәргә?! Ирме син, булдыксызмы?!" Эшкуар түгел иде шул әтисе. Заманага тиз генә яраклаша алмады. Гомере буена зур заводта токарь станогы яныннан китмәгән кеше башка җиргә урнаша алмады. Яртышар ел иреннән акча күрмәгән Сәвиянең дә түземлеге бетте. Шәриф белән аерылышырга карар кылды. Шәриф, өч бүлмәле фатирын кызы белән хатынына калдырып, ата-анасының буш торган йортына авылга яшәргә кайтып китте. Шуннан соң күрмәде дә инде әтисен Гөлсинур. "Әтиең шундый, әтиең мондый!" дип бертуктаусыз тукыган әнисенең сүзеннән чыга алмады. Онытуын онытмады ул әтисен. Ничек онытасың аны? Кырысрак холыклы әнисеннән бик җылы күрмәгән кызга әтисе үзе өчен дә, хатыны өчен дә, икеләтә наз бирергә тырышты. Балалар бакчасына җитәкләп үзе илтә, алып кайта... Тәмленең дә тәмлесе иң башта Гөлсинурга. Әнисе күпме каршы булса да, әтисе кызына көчек тә алып кайткан иде... Хәтерендә шуларны барлап утырган Гөлсинурга кинәт оят булып китте. Нигә керде ул әтисе белән әнисе арасына? Нигә кызын үз ягына тарткан әнисенеке генә булды ул? Бәләкәй түгел иде инде бит ул. Аңларлыгы бар иде... Боларны аңлау өчен әтине югалтырга кирәк идеме соң?.. Гаепле ул әтисе каршында... Бик гаепле... Әнисе сүзенә ияреп, кызыксынмады әтисенең тормышы турында. Аралашмады аның белән. Ничектер "булдыксыз әтинең" кызы булу аңа оят иде... Әнисе Сәвия, беренче иреннән аерылгач әллә ничә ир заты белән бәйләнеп караса да, һаман никтер ялгыз...
Гөлсинур әтисенең мастерской итеп ясалган аерым бүлмәсенә керде. Кулы алтын иде дә, алтын гына коя белмәде шул кулыннан. Әнә Гөлсинурның агачны көйдереп әтисе ясаган сүрәте диварда эленеп тора... Әнә бакча артында тын гына елга ага... Ат чаба...Ташларга ничек кулың күтәрелсен боларны? Бу әйберләрнең барсында да әтисенең куллары тигән, сулышы тигән, күңеле сеңгән... Бер тартмада бәләкәй чагында әтисенә ияреп кайткач уйнаган уенчыкларын тапты. Әлегә хәтле ташланмаган курчаклар, туплар, китаплар... Хәтта сыңары үлән арасында югалган сандалие да ята... Гөлсинур, өй эчендәге әйберләрне барлап, инде дүрт сәгать йөри, ә чүп өчен алган арыш капчыклары һаман буш яталар...
Идән уртасында әтисенең фотосына текәлеп, уйга талып утыручы Гөлсинурны куркытмаска теләп, Рәшидә карчык сак кына ишек шакыды. "Хәлләр ничек, кызым? Авылда хәбәр тиз йөри бит. Әнә йортыгызны сатып алырга теләүче дә бар. Хакын күпме сорыйсың?", - сораулы карашын төбәде ул Гөлсинурга. "Йорт сатылмый...", - әтисе сүрәтеннән карашын аермый гына җавап бирде Гөлсинур.
Чыганак:http://vk.com/id187860598

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250