Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тәкъдирләргә язган гомерләр

2нче декабрьдә мәдәният үзәгендә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен "Инвалидлар ункөнлеге"нең ачылу тантанасы булды. «Күңелләр яктырсын, йөрәкләр җылынсын өчен» дип исемләнгән концерт тәкъдим ителде.

Сүземне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдиновның чыгы-шыннан өзек белән башлыйсым килә:
- Биредә мөмкинлекләре чикле булып та, чиксез мөмкинлекләргә ия булган көчле рухлы шәхесләр утыра. Алар арасында спортчылар, иҗатны яратучылар да бар. Сезгә сокланмый, сезнең белән горурланмый мөмкин түгел, сез үз мисалыгызда башкаларга үрнәк булып торасыз!
Әйе, бу фикер белән һәркем килешер. Чөнки куйган максатларына ирешеп, төрле өлкәләрдә үзләрен күп тапкырлар сынап караган, үзләре артыннан башкаларны да ияртә алган мондый шәхесләребез булуы зур хөрмәткә лаек.
Шулай ук район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Рамазан Фәрзиев сүзләре дә тирән мәгънәгә ия:
- Ел да үткәрелүче бу ункөнлекне бәйрәм, дибез. Бу бирегә килә алганнар өчен чыннан да шулай, ә бит безнең урын өстендә генә ятучы инвалидларыбыз да бар - аларны да онытмасак иде. Алар читтә күңелләре китек булып калмасын өчен хәлләрен белешергә, аралашып, күңелләрен күрергә кирәк.
Бу тантаналы чара быел аеруча да хис-кичерешләргә бай булды. Сәхнәгә бер-бер артлы күтәрелгән шәхесләр арасында Татарстан данын еракларга таныткан, дөнья күләмендә дәрәҗәле исемнәр алуга ирешкән спортчыларыбызны да, үз бәхетләрен туган ягыбызда табып, гаилә корып, балалар үстерүче парларны да, «Татарстанның энҗе бөртеге» мөмкинлекләре чикле хатын-кызлар арасында үткәрелгән гүзәллек конкурсы номинатларын да очратырга булды. Республика күләмендә беренче тапкыр үткәрелгән бу бәйгедә Балтачтан Зөлфия Галиева, Түнтәрдән Алсу Шәймөхәммәтова, Кариледән Чулпан Габделганиевалар катнашып, мактаулы урыннар алып кайттылар. Аларны котларга Казаннан бәйгенең оештыручылары - бертуган Гөлназ һәм Гөлнара Заһретдиновалар белән Гран-при иясе Таисия Козьякова да килгән иде.
Шулай ук районыбыз халкына юридик яктан ярдәм күрсәтүче Чепья авыл җирлегенең юристы Ранил Гыйльванов, Кунырдан Марс Сәләхетдинов, бүгенге көндә Мәскәүдә яшәүче Европа, дөньякүләм бәйгеләрдә катнашып танылган спортчы, Смәел авылы кызы Нурсинә Галиеваның әнисе Нурия ханым һәм актив тормыш алып баручы парлар - Соснадан Фәния - Гасыйм Һадиевлар, Нөнәгәрдән Зөлфия-Руслан Сәйдәшевлар, Кунырдан Гөлназ-Расил Гафиуллиннар да бүләкләнделәр.
Бәйрәм кичәсе район мәдәният үзәге хезмәткәрләре әзерләгән концерт программасы белән үрелеп барды.
Моннан 5 ел элек физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен игътибар бу дәрәҗәдә үк югары түгел иде. Инде инвалидлар үзләре үк тулы канлы тормыш белән яши алырга сәләтле булуларын исбатлап, максатларына ирешеп, үз хокукларын яклыйлар. Моңа «Уңайлы мохит» программасының тормышка ашырылуы да уңай тәэсир ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250