Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тракторчы ханым – Факия Әхмәтҗанова.

Кереп исәнләшкәч, каршы алган ханымнан «кая, әби ятып тормыйдыр ич» дип сорамакчы гына идем, мин атап килгән Факия Әхмәтҗанова шул үзе булып чыкты.

Инде 80 яшен тутырган булса да, әле бер дә 60тан артыкны бирә торган түгел үзенә. Югыйсә, тормыш дигәне бик нык сынаган ханымны, адәм башына килердәй кайгыларның иң авырларын да сылап кына торган. Бер-бер артлы ике улын гүргә иңдергән анага шушы яшенә кадәр үзен шулай тыныч, нык итеп саклап яшәү өчен күпме сабырлыклар кирәк булгандыр. Әле һаман да вакытсыз үлеп киткән улларын искә алганда аның күзләре сагышлы дымлана, ләкин үзен бик тиз кулга алып, тагын гомер юлы сәхифәләрен хәтерендә яңартты.
- Әтиебез Закирның сугышка чыгып киткәнен бик аз гына хәтерлим. Әниебез без 7 бала белән озатып калган. 4нчесе мин. Абый-апалар ярдәме белән, без кечкенәләр дә әнигә көчтән килгәнчә булышып, ул елларда исән-имин калдык. Бөтен ил башына төшкән авырлыклар безгә дә төште инде, - дип сөйли ул.
- Авылның күп ир-егетләрен сугыш алып калу сәбәпле, аларга тиешле эшләр дә безгә, кызлар җилкәсенә төште, - дип дәвам итте ул. - Тракторчылар курсына кеше җыя башлагач, тәвәккәлләп мин дә киттем. Таныклык алып, хуҗалыкта ДТ-54 тракторында эшли башлый ул. 10 ел Сосна басуларын иңли.
- Колхоз кирәк-ярагына Казан шәһәренә кадәр трактор белән елга әллә ничә бара идем. Ничекләр итеп йөргәнбез, - дип хәзер хәйран калып искә ала ул.
- Көн саен 1 центнер ягулыкны бакка чиләкләп саласы. Радиаторга суны да гел өстәргә кирәк. Менә шул чакта кулалмашым Шәмси абыйның ярдәме зур булды.
Факиянең ире Хуҗиәхмәт тә (мәрхүм инде) гомере буе колхозда тракторда эшләгән.
- Бер басуда эшли идек. Миңа гел булышулары аңа да хөрмәт йөзеннән булгандыр әле, - ди Факия.
Факия Әхмәтҗанова соңгы елларда терлекчелектә эшләп Мактаулы колхозчы булып пенсиягә чыга. Бүген Соснада үз йорт-җирен таратмыйча, саклап ялгыз гомер итә. Хәер, ялгыз дию дөрес булмастыр. Анда вакытсыз вафат булган улларының балалары - оныклары, үзенең туганнары еш була. Алар аңа, ул аларга ярдәм итешеп, аралашып яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250