Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Трактордан сыер савуга

Ришат «КУН» төягече тагылган «Беларусь»та эшләп йөри иде. Начар эшләмәде. Җәйге айларда акчаны да шактый әйбәт алып кайтты. Әмма кыш башланып сезон ябылгач, аның тракторына ихтыяҗ ул кадәр зур булмый иде.

Димәк, йортка кайтасы акча да кими. Кечкенәдән «бәхет - намуслы хезмәттә» дигән тәрбия алып үссә дә, хәзер хезмәтеннән бигрәк аңа түләү ягы беренче планда тора шул. Акчасыз бер эш тә эшләп булмый. Янындагы бакчаны да бер яртыга гына сукалаткан вакытлар артта калды. «Активист» җәмгыятенең Дорга фермасында сыерлар савучы тормыш юлдашы Эльмирага кышкы айларда буш вакытларында гел булышкалап йөри иде.

Шундый көннәрнең берсендә Эльмира:
- Бүген тракторны кабызасы булырмы-юкмы дип аптырап йөргәнче эшкә безнең янга гына килмисеңме? - дип әйтеп куйды.
- Үзем дә уйлап йөри идем инде аны. Тик ир-егеткә хатын-кыз эшендә әллә ничек бит. Аннан җитәкчелек тә риза буламы-юкмы, - дип җаваплады Ришат бераз таптанып торгач.
- Эшне ирнекенә, хатынныкына бүлмиләр хәзер. Эш тәртибен өйрәнеп беттең инде, үзебез дә булышырбыз. Шулай бит, кызлар.
Рәхмәт инде. Хуҗалык рәисе Владимир Семенов:
- Бик шәп булыр. Ир-егетләр кулында сыерлар сөтне тагын да күбрәк бирер әле, - диде.

Авылдашларының теләк-ихтыяҗын аңлап, алар белән килешеп эшли шул аларның җитәкчеләре. Шулай булмыйча, Доргада туып-үсеп, башта озак еллар агроном, бригадир булып хезмәт иткән һәм менә инде дистә еллап хуҗалык белән җитәкчелек итүче үз авыллары кешесе бит ул. Ришатның да тракторын куеп, фермага эшкә килергә ниятләвен хуплады гына. Һәм ялгышмады. Ришат Галләмов сыерлар сава башлагач, район газетасында бирелә торган алдынгы сыер савучылар исемлегендә «Активист» хуҗалыгы да күренә башлады. 2010нчы елда - 124, 2011дә - 131 һәм 2012нче елда 161 тонна сөт җитештергән Ришат Галләмов күрсәткечләре белән ирешелде моңа.

Быел да «Активист»та сөтне иң күп җитештерүче Ришат. Беренче кварталда 40 тонна сөт җитештереп газетадагы район алдынгылары исемлегенә эләкте. Хуҗалык рәисе Владимир Семеновның сүзләре хак булды бугай, Ришатның сыерлары тормыш юлдашы Эльмира группасындагыдан гел арттырып торалар сөтне. Таналар группасы җыюдан башланган эш матур җимешләрен бирә хәзер. Сөтне күп саугач, акчасы да әйбәт кереп бара. 15әр мең чыккан айлары бар.


- Кызларыбызның берсе Уржумда шәфкать туташы булырга укый, икенчесе быел урта мәктәпне тәмамлый. Акчаның бик кирәк чагы, - ди Ришат.
Тормыш иптәше Эльмира да үз группасындагы сыерлардан сөтне күп савып, йортка акчаны мул алып кайта.
- Балалар дип тырышабыз инде. Кайтып төпләнгән шәпкә алган фатирыбыз гына бик искерде. Яңа өй салып чыгарга да ярдәм итсәләр, мең кат рәхмәтле булып эшләр идек тә, эшләр идек әле, - ди алар.
Рәис Владимир Семенов бу турыда яхшы хәбәрдар.


- Бу гаиләнең проблемасын истән чыгарган юк. Бик тә йортлы итәсе килә. Беренче мөмкинлек булу белән хәл итәргә тырышабыз, - ди ул.
Әйе, хәзер хезмәт хакына гына йорт салып чыгулары бик авыр һәм мөмкин дә түгелдер. Хуҗалык җитәкчесенең шушында эшләүче кешеләргә ярдәм итәргә омтылуы сөендерә. Ә алар үз чиратларында, Ришат (рәсемдә) кебек фидакарь хезмәтләре белән хуҗалык экономикасын үстерергә лаеклы өлеш кертәләр.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250