Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Төркиядә җиде көн

Күптән түгел районның алты сәләтле, лидер укучысы Төркиягә сәфәр кылды. Биредән алар нинди тәэсирләр белән кайтты икән? Әйдәгез үзләреннән белик. Әңгәмәдәшебез - Куныр урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Гүзәл Закирова.

- Гүзәл, Төркия кадәр Төркиягә бару сезнең өчен зур сөенеч булгандыр. Күчтәнәчкә нәрсәләр алып бардыгыз?
- Төркиягә бару тәкъдиме күктән төшкән бәхет булды. Чөнки кайберләребезнең Казаннан ары бер кая да барганы юк бит. Чит илгә чыгу зур әзерлек таләп итте. Төрек дусларга милли ризыгыбыз чәк-чәк, төрле сувенирлар һәм Сабантуй бәйрәмен, җыр-биюләрне үз эченә алган программаны күчтәнәч итеп алып бардык.
- Төркия сезне ничек кабул итте?
- Төнлә Казаннан самолет белән юл алдык. Ә иртән Истанбул шәһәрендә безне дусларыбыз үз туганнарыдай каршы алды. Аннан без төп чара узачак Сафранболу шәһәренә юнәлдек. Туган ягыбыздагы кебек мул уңышлы тигез болын-кырлар, калын урманнар очрамаса да, Төркия күккә ашкан мәһабәт таулары, зур киңлекләргә җәелгән диңгезләре, таулар арасыннан бормаланып агучы елгалары белән истә калды.
- Сәяхәттә иң истә калган вакыйга нидән гыйбарәт?
- Сәяхәттә иң шаккатырганы Сафранболуның халкы булгандыр. Татарлар кунакчыл булса да, төрекләрнең тагын да ачык, ярдәмчел, кунакчыл булуларына кат-кат инандык.
- Ә болар нәрсәдә чагыла?
- Мәсәлән базарда йөргәндә, Казанда берәр сатучының чәй эчәргә тәкъдим иткәне бармы? Әлбәттә, юк. Ә монда бер белмәгән кешене чәйгә чакыру гадәти хәл икән.
- Үзара аралашуда кыенлыклар тумадымы?
- Телләрдәге күп кенә сүзләрнең охшашлыгы, шулай ук мәктәптә инглиз телен өйрәнү аралашырга ярдәм итте. Шулай ук гидыбыз Канның, Татарстан делегациясе составында килгән тәрҗемәчеләребез Света һәм Чулпан апаларның ярдәме дә зур булды.
- Шәһәр мэры белән күрешү нинди тәэсирләр калдырды?
- Гап-гади авыл балаларын шәһәр мэры кабул итү җитәкчелеккә карата иң матур хатирәләр калдырды. Мэр безне кичке ашка да чакырды, шулай ук кунакханәгә дә килергә вакыт тапты.
- Ә төп чарага килсәк...
- Фестиваль Сафранболу шәһәрендә башланды һәм Филүс, Әнкарада дәвам итте. Һәр җирдә үзебезнең программабыз белән чыгыш ясадык. Төрек дусларыбыз безне бик җылы кабул итте. Яшьтәшләребезнең матур җырлары, милли биюләре безнең күңелләргә дә хуш килде.
- Төркиянең истәлекле урыннарын күрү насыйп булдымы?
- Әйе, җиде көн эчендә экскурсияләргә дә барырга вакыт таптык. Сафранболу шәһәренең Хытырлык Тәпәсе дигән тарихи урынында булдык. Музейга сәяхәт кылып, Төрек халкының үткәне, бүгенгесе белән таныштык. Кара диңгездә һәм биектә каньоннар арасына урнашкан пыяла трассада булу да безнең өчен зур могҗиза булды. «Кардәшлек» аллеясына агачлар да утырттык.
- Гүзәл, Төркиягә бару, шәхсән үзең өчен нәрсә бирде?
- Чит илгә чыгып, төрек дуслар белән якыннан аралашу мөмкин булды. Җирле халыкның яшәеше, бер-берсенә, кунакларга булган мөнәсәбәтен күреп, күпме гыйбрәт алдык. Яңа дуслар таптык. Ә иң мөһиме, чит илгә чыккач, туган якның никадәр кадерле булуын аңладык. Төркиядәге җиде көнлек сәяхәтебез бик күп яңалык биреп, ике илдәге тормышны чагыштырырга, яхшылыкны үрнәк итеп алырга бер дигән җирлек булды.

ТӨРКИЯГӘ БАРУЧЫ БӘХЕТЛЕЛӘР МЕНӘ КЕМНӘР АЛАР:
Балтач мәктәбеннән Булат Карипов, Гүзәл Федорова, Ильяс Шәйхетдинов, Алинә Гатауллина (Норма), Бөрбаштан Гүзәл Мифтахова һәм Гүзәл Закирова (Куныр урта мәктәбе).


Рәсемдә: укучылар Төркиядән кайткач, муниципаль район башлыгы белән очрашты.

Әңгәмәдәш: Гөлзидә ГАЗИЗУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250